Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп йөри

Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы барышында сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова якын атналарда грипп белән авыручылар саны Россиянең бөтен төбәкләрендә артачак дип белдерде.

Аның билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта авырулар саны 23 участокта нормадан артып киткән. Гриппның аеруча киң таралган территорияләре – Бурятия, Саха (Якутия) республикасы, Еврей автономияле округы. Авыру Төньяк-көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округларында да нык көчле, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министры. Авыручылар саны арткан төбәкләр кирәкле медицина чаралары белән тәэмин ителгән. «Без төбәкләрнең эпидемиягә әзерлеген тикшердек. Гриппка каршы дарулар запасы тупланды. Йогышлылар өчен 100 меңнән артык ятак булдырылды», – диде Вероника Скворцова.
«Грипптан саклану максатыннан районда 16610 тукайлыга вакцинация ясалды. Шуның 11475е өлкәннәр, 5135е – балалар. Грипп диагнозы районда әлегә бер кешегә дә куелмады», – ди үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов. Әмма, алынган мәгълүматларга караганда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны шактый. Гыйнвар аенда 814 тукайлыга ОРВИ диагнозы куелган, шуның 343е 14 яшькә кадәрге балалар. Бүген кискен респиратор вируслы инфекция йоктыручыларның күп булуы сәбәпле, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак авыллары мәктәпләрендә карантин режимы кертелде. «Бу барлык балалар санының 20 проценттан артыгы чирли дигәнне аңлата. Районда эпидемия юк. Мәктәпләрне ябу – профилактик чараларның берсе генә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, авыручылар саны күпкә күбрәк иде. Ул вакытка 913 кешенең авыруы теркәлгән, шуның 442се балалар булган», – ди Галим Габбасович. 
Эпидемия башлану очрагына район үзәк дәваханәсе, 5 табиблык амбулаториясе, 56 фельдшер-акушерлык пункты әзерлек сызыгында тора. Алар гриппка каршы өстәмә препаратлар белән тәэмин ителгән. 
Эпидемиядән саклану өчен баш табиб профилактика чараларына игътибарлы булуны сорый. С витамины кергән ризыкларны күбрәк ашарга, борын эченә аксолин мазе сөртергә, иммунитетны ныгытучы дарулар эчәргә, кешеләр күпләп тупланган урыннарда йөрмәскә, медицина битлеге кияргә, йорт-фатирларны даими җилләтеп торырга киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев