1 февраль 2019 яңалыклары
-
Белгечләр якын арада газ ягулыгына бәя артмас дип ышандыра
Татарстанда газ ягулыгы бәясе бер куб метрына уртача 16 сум.
-
Тукайлылар – креатив чаналар фестивалендә
Дусларың белән бергә чана шуу ничек күңелле! Ә сез быел чана шудыгызмы әле?
-
Түләүләр күләме арта
1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң киң таралган социаль түләү 4,3 процентка индексацияләнәчәк.
-
Съездда – проблемалар турында
Казанда ТР Журналистлар берлегенең XIX съезды узды. Ул әлеге иҗтимагый оешманың 100 еллык юбилее белән туры килде. Биредә Журналистлар берлегенең яңа җитәкчесен сайладылар. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. 24 ел дәвамында әлеге оешманы җитәкләгән Римма Ратникова вәкаләтләрен туктатты.
-
Үзара салым – кирәкле гамәл
Авыл җирлекләрендә 2019 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә. 28 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, акчаны иң күп тапшыручылар әлегә Калмия авыл җирлегендә. Анда салым җыю 72 процентка үтәлгән. Бордылылар алардан азга гына калыша. Биредә күрсәткеч 68 процент. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Халык бу эшне чыннан да бик кирәкле гамәл дип саный. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең 59 проценты үз бурычын үтәгән.
-
Грипп йөри
Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы барышында сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова якын атналарда грипп белән авыручылар саны Россиянең бөтен төбәкләрендә артачак дип белдерде.
-
Алдынгылар бәйрәме
Шимбә көнне районның хезмәт алдынгылары Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына слетка чакырыла. Бәйрәмгә 600 кунак киләчәк.
-
Дусларың белән бергә чана шуу ничек күңелле!
Ә менә без – Тукай районы китапханәчеләре узган ял көннәрендә Мамадыш тауларында рәхәтләнеп чана шудык. Нишләп шулай ерак киттегез дисезме? Моның үз сәбәпләре бар - Мамадыш районында ел да креатив чаналар фестивале уза.
-
Бензин – үзебезнеке, бәясе кешенеке
Машина төзелеше узган ике елда республика икътисады үсешенең төп нигезе булган.
-
Марат Әхмәтов авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, шәһәргә ыргылуын, яңадан авылга әйләнеп кайтырга җыенмауларын әйтте
Авыл хуҗалыгы продукциясе базарының тотрыксызлыгы проблемасы бар - түбән сатып алу бәяләре авылда кече хуҗалыкларны актив үстерергә мөмкинлек бирми.
-
Бабайлар әйткән :” Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар”,- дигәннәр
Һава торышы
-
Барыбыз да – чаңгы ярышларына
9 февраль көнне районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы – 2019» массакүләм чаңгы ярышлары узачак.