Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар – креатив чаналар фестивалендә

Дусларың белән бергә чана шуу ничек күңелле! Ә сез быел чана шудыгызмы әле?

Ә менә без – Тукай районы китапханәчеләре узган ял көннәрендә Мамадыш тауларында рәхәтләнеп чана шудык. Нишләп шулай ерак киттегез дисезме? Моның үз сәбәпләре бар – Мамадыш районында ел да креатив чаналар фестивале уза. Без китапханәчеләр үзебезне шушы үзенчәлекле бәйгедә сынап карарга булдык. 
Быел бу фестивальдә төрле төбәкләрдән 37 команда катнашты. Чараның төп таләпләре – командалар үз куллары белән иҗади чана ясап килергә тиеш. Һәркем бәйгегә ныклап әзерләнгән, командалар берсеннән-берсе кызыклы, төрле формадагы, төрле размердагы чаналар алып килгәннәр. Һава торышының салкын булуына да карамастан, фестивальдә катнашучылар, кызыклы костюмнар киеп, музыкаль номер да бүләк иттеләр, искиткеч матур һәм креатив чаналарда да шудылар. Монда Парижның «Эйфель башнясы», «Емеля миче», трактор, корабль, паровоз, Казан кремле формасындагы чаналар да бар иде. Хәтта тере кәҗә дә үз «сараен» чана итеп таудан шуды. Без, китапханәчеләр буларак, чанабызны китап формасында ясадык. Аны «Тукай әкият чанасы» дип атадык, ә үзебез Габдулла Тукайның әкият геройлары булып киендек.
Бәйрәм күңелле үтте, яңа дуслар таптык, үзебезгә кызыклы идеяләр җыйдык. Без фестивальдән икенче елга иң креатив чана ясап киләбез дигән теләк белән канатланып кайттык.

Лидия ФӘРТДИНОВА,
Мәләкәс авылы китапханәчесе. 

Фото Лидия Фәртдиновадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев