Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үзара салым – кирәкле гамәл

Авыл җирлекләрендә 2019 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә. 28 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, акчаны иң күп тапшыручылар әлегә Калмия авыл җирлегендә. Анда салым җыю 72 процентка үтәлгән. Бордылылар алардан азга гына калыша. Биредә күрсәткеч 68 процент. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Халык бу эшне чыннан да бик кирәкле гамәл дип саный. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең 59 проценты үз бурычын үтәгән.

– Һәр ел саен үзара салым җыю вакыты җиткәч, иң беренче булып шушында йөгерәм, бер дә жәлләмичә акчаны тапшырам. Үзебез өчен кирәк бит, – дип сөйли Мусабай Завод авылында яшәүче 64 яшьлек Әминә апа Таһирова. Ул безнең каршыда 500 сум акчасын авыл советының ревизия комиссиясенә тапшырды.
Үзара салым – авыл җирлеге ихтыяҗларына тоту өчен халыктан елга бер тапкыр җыела торган акча. Мусабай Завод авылында ноябрь аенда үткән референдумда халык 500әр сум акча җыю турында тавыш бирде. Ул янгын депосы төзүгә тотылачак.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II группа инвалидлар, студентлар өчен ташлама бар.Үзара салым җыю вакыты 1 мартка кадәр билгеләнгән. 
– Бу бит безнең авылыбыз өчен бик мөhим эш. Үзара салым акчасына урамнарыбыз яктыртыла, юллар төзекләндерелә. Ии, әнә рәхәтләнеп уйнап үсәргә балалар өчен дә мәйданчык ясалды. Менә зират та чистартылды, агачлар киселде, коймасы тотылды, барысын санап бетерерлек түгел, – ди Гөлнур апа Гатина.
Сүзгә Нәзирә апа Шәйхиева да кушылды. Ул да үзара салым акчасын җыюның файдасын күрә, аның турында уңай фикердә:
– Авылыбыз ничек ямьләнә! Үзегез күреп торасыз. Юллар әйбәт, чишмәләр төзек. Үзара салым бик кирәк инде ул. Элек тә җыйдык, хәзер дә тапшырачакбыз.
Күптән түгел үткәрелгән Мусабай Завод авылы җыенында җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева җирлекнең социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Авыл җирлегендә узган елгы референдумда барлыгы 507 кеше катнашкан булган. Алар барысы да салым түләргә ризалыгын белдергән. Барлыгы 143700 сум акча жыелган.
– Шул акчага дәүләттән кушылганын да өстәп, күп кенә эшләр башкарылды. Әйтик, Ташкичү авылында юлларга өлешчә ремонт ясалды. Мусабай Завод авылында ике зират койма белән әйләндереп алынды. Кызыл Байрак авылында су башнясы төзекләндерелде. Үзара салым программасының авыл өчен ярдәме бик зур. Бу эшләрне бер авыл җирлеге бюджеты белән генә башкарып чыгарлык түгел. Шуңа күрә бу чараның кирәклеген аңлап, актив катнашулары өчен авыл халкының барысына да зур рәхмәт. 1 мартка кадәр үзара салым акчасын җыеп бетерү бурычы куелды. 
Иң мөһиме, халык онытмасын иде: республика программасы кысаларында безнең җыйган акчалар 5 тапкыр арттырыла. Бу авылларыбызны яңарту, карап тоту өчен зур мөмкинлек. Аны кулдан ычкындырмаска иде, – диде Фәридә Әхмәтовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев