Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дусларың белән бергә чана шуу ничек күңелле!

Ә менә без – Тукай районы китапханәчеләре узган ял көннәрендә Мамадыш тауларында рәхәтләнеп чана шудык. Нишләп шулай ерак киттегез дисезме? Моның үз сәбәпләре бар - Мамадыш районында ел да креатив чаналар фестивале уза.

Быел бу фестивальдә төрле төбәкләрдән 37 команда катнашты. Чараның төп таләпләре – командалар үз куллары белән иҗади чана ясап килергә тиеш. Һәркем  бәйгегә ныклап әзерләнгән, командалар берсеннән – берсе кызыклы, төрле формадагы, төрле размердагы чаналар ясап килгәннәр. Фестивальдә катнашучылар һава торышының салкын булуына да карамастан, кызыклы костюмнардан киенеп музыкаль номер да бүләк иттеләр, искиткеч матур һәм креатив чаналарда да шудылар.  Монда Парижның Эйфел башнясы, Емеляның миче, трактор, корабль, паровоз, Казан кремле формасындагы чаналар да бар иде. Хәтта тере кәҗә дә үз сараен чана итеп таудан шуды. Без үзебез китапханәчеләр буларак чанабызны китап формасында ясадык, аны “Тукай әкият чанасы” дип атадык, ә үзебез Габдулла Тукайның  әкият геройлары булып киендек. Бәйрәм  күңелле үтте, яңа дуслар таптык, үзебезгә кызыклы фикерләр җыйдык.

Без фестивальдән икенче елга иң креатив чана ясап киләбез дигән теләк белән канатланып кайттык.

Ә сез быел чана шудыгызмы әле?

 

Мәләкәс авылы китапханәчесе Лидия Фәртдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев