Түләүләр күләме арта
1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң киң таралган социаль түләү 4,3 процентка индексацияләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны федераль ташламаларга ия булган 340 меңнән артык кешегә түли. Алар – инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар.
Айлык акчалата түләүләр составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы да 4,3 процентка индексацияләнә. Искә төшерәбез: социаль хезмәтләрне дарулата яки акчалата алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев