Съездда – проблемалар турында
Казанда ТР Журналистлар берлегенең XIX съезды узды. Ул әлеге иҗтимагый оешманың 100 еллык юбилее белән туры килде. Биредә Журналистлар берлегенең яңа җитәкчесен сайладылар. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. 24 ел дәвамында әлеге оешманы җитәкләгән Римма Ратникова вәкаләтләрен туктатты.
Съездда күтәрелгән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – басма массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу, аларны үз укучылары өчен кирәкле һәм әһәмиятле итү. Интернет үсеше шартларында мультимедия алымнарын кулланучылар, ягъни бер үк вакытта төрле форматта эшләүчеләр һәм мәгълүматны җиткерүдә заманча чаралар кулланучылар ота. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район басмаларының тиражы кимү мәсьәләсенә дә кагылды. Аның тарафыннан «Татарстан почтасы» ААҖ адресына шелтә сүзләре яңгырады. «Халык яраткан басмаларын вакытында ала алмагач, муниципаль газеталарның конкуренциягә сәләтлелеген югалтуы көн кебек ачык», – дип ассызыклады ул. Кадрлар әзерләү, журналистларны матди кызыксындыру мәсьәләләре дә актуаль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев