Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты

Агымдагы елда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерде. Масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, яңа медицина җиһазлары кайта. Сәламәтлек саклау программасы буенча кайткан УЗИ аппараты бүгеннән райондашларыбызга хезмәт күрсәтә башлады. Бәясе 1,5 миллион сумнан артыграк булган бу аппаратның диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Үзәк хастаханә көненә 500дән артык кеше кабул итә. Хастаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренчә, моңа кадәр эшләгән УЗИ аппараты искергән, тикшерү мөмкинлеге дә заманнан артка калган. Бер генә аппарат булгач, авыруларга чират торырга туры килгән. Тагын бер уңайсыз ягы – аппаратны хастаханәдән читкә алып чыгу мөмкинлеге булмаган. 
Яңа УЗИ аппаратының уңай яклары бихисап. Җиһаз кечкенә, тәгәрмәчләрдә йөртелә, батареяларда эшли. Бу медицина җайланмасын район оешмаларына алып чыгу мөмкинлеген бирә. 
Аппаратта организмның эшчәнлеген тикшерә торган өч датчик бар. Берсе бөер, бавыр, ашказаны бизе кебек органнар өчен каралган. Икенчесе күкрәк бизләренең үзгәрешен компьютерда җентекләп күрсәтә. Өченче датчик кабырга арасыннан үтеп керә һәм йөрәк, аның клапаннарын күрү мөмкинлеге бирә. 
Экранга чыккан рәсемнең сыйфаты да яхшы. Аны экранда ук якынайтып, теге яки бу органдагы үзгәрешләрне күреп була. Табиб урында ук авыру буенча нәтиҗә ясый һәм дәвалану формасын билгели ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев