Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп: эпидемия сезонына әзерләнәбез

Белгечләр фаразлавынча, быел грипп эпидемиясе гыйнвар азагы-февраль айларына туры киләчәк. Бүгенге көндә районда тулы куәтенә грипп сезонына әзерлек бара. Планда булган барлык 16610 кешегә дә вакцинацияләү үткәрелгән, шуның 11475е өлкәннәр булса, 5135е – балалар. Грипка каршы прививка ясау нечкәлекләре турында без район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сибирҗанов белән әңгәмә кордык.

– Грипп аеруча кемнәргә куркыныч?

– Алар – мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, укучылар, студентлар һәм эшчәнлекләре буенча күп кеше белән элемтәгә керүче кешеләр. Әйтик, укытучылар, медицина, хезмәт күрсәтү өлкәсе (сәүдә, җәмәгать туклануы, даруханә, чәчтарашханә) хезмәткәрләре, өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, армия сафларында хезмәт итүчеләр, хроник авырулы кешеләр. Аларга федераль бюджет хисабына бушлай вакцина ясала.

– Нинди очракта гриппка каршы прививканы ясатырга ярамый?

– Авырган вакытта вакцинация ясатырга ярамый. Бу эшне терелеп беткәннән соң башкарырга кирәк. Прививка ясатырга теләгән кеше сәламәт булырга тиеш. Кеше салкын тиеп авырган, ләкин аның йөткерүе бетеп җитмәгән очраклар була, бу вакытта тәмам савыгып беткәнне көтү яхшырак.

– Прививка ясатыр өчен иң кулай вакыт кайчан?

– Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, шулай ук ноябрь айлары кулай санала, эпидемия башланганчы кешедә иммунитет формалашып өлгерергә тиеш. Вакцина ясатып, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә.

– Вакцинация ясаткач, кеше үз организмында нинди үзгәрешләр сизәргә мөмкин?

– Гомумән алганда, кеше үзендә бернинди дә үзгәрешләр сизмәскә тиеш. Шулай да температура күтәрелү яки вакцина ясаткан урын кызару кебек очраклар була. Болардан тыш, кешенең хәле китәргә, башы авыртып торырга да мөмкин. Бу симптомнар ике-өч көн эчендә уза, махсус дәвалану таләп ителми.

– «Привка ясаттым да, чирләдем. Ул вакцина үзе чирләтә торган нәрсә, бүтән ясатмыйм» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә...

– Организмга вакцина кертү берничек тә чир китереп чыгара алмый. Әлеге прививка бары тик, саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгарып, иммун системасын инфекциягә каршы көрәш өчен әзерли. Процедурадан соң бераз чирләп алсагыз, бу кешенең үз-үзен сакламавыннан килә. Гриппка каршы вакцина ясатып чирне жиңел формада үткәрү, прививка ясатмыйча чирнең катлаулы формасы белән авыруга караганда мең тапкыр артык. Ә гади генә салкын тию белән башланган чир, өзлегүләре белән, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Халык шушыны аңласын иде.

– Хроник авырулары булган кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?

– Ярый гына түгел, һичшиксез, кирәк. Хроник авырулар прививка ясатмау өчен сәбәп түгел, киресенчә, күрсәткеч булып тора. Авырлы хатыннарга килгәндә, вакцинаны йөклелекнең икенче, өченче триместрында ясыйбыз.

– Прививканы ел саен ясатыргамы?

– Гадәттә, прививкадан соң барлыкка килгән саклану антитәнчекләре 12 ай эчендә таркала һәм гриппның яңа сезонында аларның саны авырудан саклау өчен җитми. Шуңа күрә прививканы ел саен ясатырга кирәк.

– Гриппка каршы прививканы кайда ясатырга мөмкин?

– Прививканы теркәлү урыны буенча дәваханәдә һәм амбулаторияләрдә, фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, Галим Габбасович вирус белән авырмас өчен һәркемгә саклану чараларын күрү зарурлыгы турында да кисәтә. Моның өчен эпидемия вакытында кешеләр күпләп тупланган урыннарда булмаска, медицина битлеге кияргә, йорт-фатирларны даими җилләтергә киңәш итә. Ә инде шулай да чирләгәнсез икән, тиз арада табиб чакыртырга, яки тиешле медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев