24 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда “Ел лидеры-2018” җиңүчесен сайлыйлар
Республикада балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.
-
Казанга авиашоуга «Стрижи» төркеме килде
27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда югары пилотаж төркеме үз осталыкларын күрсәтәчәк.
-
Казанда Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы була
Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары хезмәттәшлеге турында меморандум имзалануы көтелә.
-
Юл һәлакәтендә тукайлы зыян күрә
20 октябрь көнне көндезге сәгать икедә М7 Мәскәү-Уфа автомобиль трассасында юл-транспорт һәлакәте була.
-
Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” чарасында Натан чыгыш ясаячак
“Казан” гаилә үзәге мәйданында кул көрәше буенча мастер-класс оештырыла, корал экспозициясе һәм электрон тир тәкъдим ителә.
-
Грипп: эпидемия сезонына әзерләнәбез
Белгечләр фаразлавынча, быел грипп эпидемиясе гыйнвар азагы-февраль айларына туры киләчәк. Бүгенге көндә районда тулы куәтенә грипп сезонына әзерлек бара. Планда булган барлык 16610 кешегә дә вакцинацияләү үткәрелгән, шуның 11475е өлкәннәр булса, 5135е – балалар. Грипка каршы прививка ясау нечкәлекләре турында без район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сибирҗанов белән әңгәмә кордык.
-
Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-3легенә кергән
Туристлар Казан Кремленнән ешрак бары тик Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Санкт-Петербургның тарихи өлешендә булалар.
-
«Көзге каникул» профилактик операциясе старт ала
Киләсе атнадан мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәте «Көзге каникул» профилактик операциясе башлануы хакында хәбәр итә.
-
«Ярыш» хуҗалыгы Венгриядән буаз таналар алып кайтырга ниятли
Районның «Ярыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинарда көн кадагында булган техниканы кышкы саклауга кую һәм актуаль булган башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, әлеге төр семинарлар традицион рәвештә һәр атна саен диярлек төрле хуҗалыкларда үткәрелә.
-
Район эшмәкәрләре үз эшчәнлеге белән таныштыра
Хакимияттә уза торган атналык дүшәмбе киңәшмәләре барышында үз эшчәнлекләрен район территориясендә алып баручы эшмәкәрләр чыгыш ясый. Бу традицияне район башлыгы Фаил Камаев кертеп җибәрде. Бизнес вәкилләре, үз эшләре турында сөйләп, алга таба үсеш перспективасы, проблемалары белән дә уртаклаша.
-
Яңа билгеләнү
ТР Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Анна Барсукова билгеләнде.
-
Татарстанда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен яшүсмерне хөкем итәчәкләр
17 яшьлек яшүсмергә «Террор акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
-
Татарстанда бер ир-ат, приставлар машинасын ала башлагач, 100 мең сум алиментын түләгән
“Тоннель” махсус операциясе узды.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр бүген кар яуса, кыш бик суык булыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ