Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ярыш» хуҗалыгы Венгриядән буаз таналар алып кайтырга ниятли

Районның «Ярыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинарда көн кадагында булган техниканы кышкы саклауга кую һәм актуаль булган башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, әлеге төр семинарлар традицион рәвештә һәр атна саен диярлек төрле хуҗалыкларда үткәрелә.

«Ярыш» хуҗалыгы биләмәләренә керү белән үк семинарда катнашучылар ферма алдында буйдан-буйга утыртылган чыршы агачларына игътибар итте. Күзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә ярышлылар бирегә 350 төп чыршы утыртканнар һәм аларны койма белән әйләндереп алганнар. Алга таба бирегә каен, миләш агачлары да утырту нияте бар икән. «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров аңлатканча, әлеге посадка, беренче чиратта, ферманың тышкы кыяфетен матурлый, икенчедән, фермадагы маллар өчен ышык – җил-давыл, явым-төшемнән саклый. Агач утырту сәясәтен бүтән хуҗалыклар да хуплап, алга таба үз биләмәләрендә булдырырга планлаштыралар.
Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренчә, бу елгы көз аграрийлар өчен кулай килде, җирне эшкәртеп бетерер өчен явым-төшемсез көннәр җитәрлек булды. Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләсе тора. Беренче чиратта, техниканы түбә астына – ангарга кертергә кирәк. Агрегатларны тиешенчә саклау эшен дә тәэмин итү мөһим, чөнки тагылма кораллар, техниканың запас өлешләре бик кыйбат. Алга таба һәрбер техника ремонт остаханәсе аша узарга тиеш. Ярышлыларга килгәндә, биредә барлык техниканы, паркка кертеп, бер сызыкка тезеп куйганнар. Шулай да, әлеге техниканы түбә астына кертергә, паркка каравылчы куярга киңәш ителде. Хуҗалыкта алга таба видеокүзәтү системасын да булдыруны планлаштыралар икән. 
«Ярыш» җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров бүгенге көндә хуҗалыктагы күрсәткечләргә, яңалыкларга тукталып үтте. Аның сүзләренчә, агымдагы елда 18 миллион сумлык техника алынган, 12 миллион сумга ремонт эшләре башкарылган. 3,3 мең гектар чәчүлек җире булса, 1,5 мең гектар җир мөгезле эре терлек өчен бүленгән. Бүгенге көндә бер баш сыердан 12,1 килограмм сөт савыла. Соңгы 9 ай эчендә сөт 150 тоннага арткан, шул ук 9 ай эчендә 72 бозау туган.
«Ярыш» хуҗалыгындагы тагын бер яңарыш – 180 баш яшь мал өчен ферма төзү. Әлеге ферма тулысынча агачтан эшләнгән. Күләмле эш хуҗалыкка 5,5 миллион сумга төшкән. Биредә маллар бәйсез рәвештә, иректә йөриләр, кирәксә, утарга чыгалар. Ферма эче ышык, маллар чиста. Яхшы асрау шартларын күреп, семинарда катнашучылар арасында: «“Ярыш“та таналар куротта ял итәләр», – дип шаяртучылар да булды. 
Рәсим Шәйхаттаров сүз-
ләренчә, киләсе елга Венгриядән 100 баш тана кайтару бурычы тора. Шундый бер баш сыердан тәүлек эчендә савылган сөт 30 килограммга кадәр җитә ала. ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов аңлатканча, мал җитештерүчәнлекнең 20 проценты нәселдән, тагын 20 проценты асрау шартларыннан килсә, иң төп 60 проценты малның рационыннан тора. 
Семинарда катнашучылар өчен биредә үк мал азыгы сыйфатын билгеләүче җайланма күрсәтелде. Шулай ук кадрлар мәсьәләсенә тукталдылар. Әйтергә кирәк, кадрларга, яшь белгечләргә кытлык барлык хуҗалык җитәкчеләрен дә борчый. Җитәкчеләргә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләрдәй яшьләрне билгеләп, алар белән килешү төзеп, уку йортында укытырга, стипендиясен түләргә, укуын тәмамлагач, хуҗалыкта каршы аларга һәм, йорт белән тәэмин итеп, лаеклы хезмәт хакы түләү максаты куелды.
Семинарда катнашучылар өчен район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин тояк кисү станогын күрсәтте. «Тоягы тузган мал көйсезләнә башлый, ә бу сөт күләмен төшерүгә китерә», – дип аңлатты Ленар Радикович. Шуңа күрә профилактика рәвешендә малның тоягын ярты елга бер кисү зарур. Бер малның дүрт тәпиендәге тоягын кисү 200-250 сумга төшә. Терлек биналарын кайнар томан белән йогышсызландыручы җайланма күрсәтелде. Вак йорт хайваннарына кечкенә операция үткәрә торган ашыгыч ветеринария ярдәме машинасының үзенчәлекләре белән дә таныштылар семинар барышында.
Алга таба ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов эш сәфәре кысаларында нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкны карады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев