Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Көзге каникул» профилактик операциясе старт ала

Киләсе атнадан мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәте «Көзге каникул» профилактик операциясе башлануы хакында хәбәр итә.

Агымдагы елның тугыз аенда районда балалар катнашында 15 юл һәлакәте булган. Шуларда 16 бала зыян күргән, бер бала һәлак булган. Республика күрсәткечләре исә тагын да куркынычрак – барлыгы ун баланың гомере өзелгән. Бигрәк тә балалар пассажир булган юл һәлакәтләре еш кабатлана. Шуны истә тотып, 29 октябрьдән алып 6 ноябрьгә кадәр район территориясендә төрле профилактик чаралар планлаштырылган.
Автомобильдә балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар куллануны тикшерү өчен рейдлар узачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан төшеп калмаячак. Тәртип бозучы балаларга кисәтү ясала һәм бу турыдагы мәгълүмат алар белем алган уку йортына хәбәр ителә. Мондый рейдларда инспекторлар белән бергә ата-аналар комитеты, укытучылар, яшь инспекторлар, инициатив төркем вәкилләре дә катнаша. Полиция хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен шулай ук мәктәпләрдә тематик әңгәмәләр дә уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев