Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтендә тукайлы зыян күрә

20 октябрь көнне көндезге сәгать икедә М7 Мәскәү-Уфа автомобиль трассасында юл-транспорт һәлакәте була.

Мәскәү шәһәре ягына хәрәкәт итүче Шевроле Авео автомобиле белән идарә итүче 1989 елгы ир-ат, тиешле дистанция сакламыйча, алда торган 1958 елгы ир-ат идарә иткән Лада Калина автомобиленә килеп бәрелә. Шуннан соң, каршы як хәрәкәте полосасына чыгып, Уфа ягына юл тотучы 1952 елгы ир-ат идарә иткән Лада Приора автомобиленә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Калина автомобиле хуҗасы үз машинасын һәлакәт булган урыннан ала. Ул административ хокук бозу Кодексының 12.27 маддәсе нигезендә (1нче бүлеге) җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ хезмәте.
Шевроле автомобиле белән Яр Чаллы шәһәре кешесе, Калина автомобиле белән Минзәлә районы кешесе идарә иткән. Лада Приора автомобилендә исә Тукай районы Татарстан совхозы поселогында яшәүче 66 яшьлек ир-ат хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның бот сөяге сына һәм ул «03» хезмәте ярдәмендә Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә озатыла.

Фото ЮХИДИ хезмәтеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев