Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эшмәкәрләре үз эшчәнлеге белән таныштыра

Хакимияттә уза торган атналык дүшәмбе киңәшмәләре барышында үз эшчәнлекләрен район территориясендә алып баручы эшмәкәрләр чыгыш ясый. Бу традицияне район башлыгы Фаил Камаев кертеп җибәрде. Бизнес вәкилләре, үз эшләре турында сөйләп, алга таба үсеш перспективасы, проблемалары белән дә уртаклаша.

Районның пластик тәрәзәләр ясау һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче предприятиесе, шулай ук Биклән авылында сәүдә, икмәк продуктлары җитештерүче, казылык һәм ит полуфабрикатлары ясаучы эшмәкәрләр үзләре белән таныштырдылар. Пассажирлар йөртүче, коммуналь өлкәдә хезмәт итүче предприятиеләр дә чыгыш ясады. Бу атнада исә Калмаш авылында эчә торган су җитештерүче һәм халыкка сатучы җәмгыять үз эшчәнлеген район активына тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев