Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат, приставлар машинасын ала башлагач, 100 мең сум алиментын түләгән

“Тоннель” махсус операциясе узды.

Татарстанда яшәүче бер ир-ат, җыелган алимент бурычлары өчен приставлар машинасын ала башлагач, 100 мең сум алиментын урында ук түләгән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм-матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Алимен түләмәүчеләр Яңа Чишмә районында “Тоннель” махсус операциясе барышында ачыкланган. Алимент әҗәтләре өчен приставлар машинасына арест салырга мөмкин булган ир-ат бурычын урында ук түләгән.

Тагын бер автомобиль хуҗасының 40 мең сум алимент бурычы җыелган булган. Ул административ җаваплылыкка тартылган. Аңа төзәтү эшләре яисә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев