Сәламәт булыйм дисәң – күп хәрәкәтлән!
Сәламәтлек – иң кыйммәтле байлык. Ул безнең планнарыбызны тормышка ашырырга, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Якын кешеләребезгә без һәрвакыт, иң беренче чиратта, сәламәтлек телибез. Ләкин күбебез үз сәламәтлегебез турында җитди уйлап бетермибез. Кемдер аз хәрәкәтләнә, күп ашый. Аз хәрәкәтләнү – бүгенге заманның төп чире. Кемнәрдер ял итә белми – һәрчак тормыш мәшәкатьләре эчендә, нәрсәгәдер борчыла, йокысызлыктан интегә. Кемнәрдер тәмәке тарта, аракы эчә... Сәламәтлек турында алдан кайгыртырга кирәклеге чир якадан тотып алгач кына искә төшә.
Туклану
Ашау, барыннан да бигрәк, тулы булырга һәм төрле ризыклардан торырга тиеш. Энергиянең төп чыганаклары булып углеводлар һәм майлар (липидлар) тора. Беркайчан да артыгын ашарга кирәк түгел, ул симерүгә китерә. Ризыкны аз-азлап тәүлегенә 3-4 тапкыр кабул итәргә кирәк. Көненә, әйтик, ике мәртәбә күпләп ашау нык зыянлы. Өч тапкыр ашаганда иң туклыклысы көндезге аш, иң җиңеле кичке аш булырга тиеш. Ашаганда уку, катлаулы мәсьәләләр чишү, телефонда утыру зыянлы. Ашыгып, азыкны чәйнәмичә йоту шулай ук ашкайнату системасына начар тәэсир итә. Азык яхшы эшкәртелсен өчен тешләрне дә карап тору кирәк. Коры-сары ашап йөрү дә яхшы түгел. Тукланганда шәхси гигиена һәм санитария таләпләрен үтәү мөһим.
Физик күнегүләр
Физик күнегүләр кешегә яшьлеген сакларга, тышкы кыяфәтен күркәм итәргә, артык гәүдә авырлыгыннан арынырга, гомерен озынайтырга мөмкинлек бирә. Яхшы физик форма кешегә йорт эшләрен, тормыш мәшәкатьләрен җиңел башкарырга да булыша. Мондый күнегүләр физиологик яктан гына түгел, психологик яктан да файдалы.
Акыл хезмәте башкаручыларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү аеруча мөһим. Утырып эшләгән кешенең аз гына физик көчәнеш булганда да хәле бетә, йөрәге еш-еш тибә башлый.
Иртәнге гимнастика – физик тренировканың иң азы. Ул иртән битне юуу кебек көндәлек эшкә әйләнергә тиеш.
Физик күнегүләрне җилләтелгән бүлмәдә яисә саф һавада башкарырга кирәк. Көне буе компьютер артында эшләүчеләргә саф һавада җәяү йөрү бик кирәк. Иртән эшкә җәяү бару, аннары җәяү кайту мөмкинлеге булса бик тә яхшы.
Көненә 1-1,5 сәгать саф һавада йөрү сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше булып санала. Авыр эштән соң, йокы алдыннан урамга чыгып йөреп керү нервларны тынычландыра, сулыш алуны киңәйтә.
Хезмәт һәм ял режимы
Кайберәүләрдә күп эшләү организмның тиз тузуына китерә дигән ялгыш фикер яши. Киресенчә, хезмәт процессы нерв системасы, йөрәк һәм кан тамырлары, сөяк-мускул аппараты эшчәнлегенә, гомумән, бар организмга бик яхшы тәэсир итә. Күп эшләгән кеше озак яши. Ләкин эш режимы дөрес куелган булырга тиеш. Вакытны тигез бүлеп, ашыкмый-кабаланмый эшләү мөһим. Андый хезмәтнең нәтиҗәсе дә уңай була. Яраткан һәм кызыклы эш үзе үк организмга ял һәм канәгатьлек бирә. Эш киеменең уңайлы, эш урынының якты булуы шарт.
Эш һәм ял режимын дөрес итеп чиратлаштырырга кирәк. Акыл хезмәте башкарган кешегә ялында физик хезмәт белән шөгыльләнсә бер дә зыян итми. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы.
Йокы вакыты
Нерв системасының, гомумән, организмның тулы эшчәнлеген тәэмин итү өчен тиешле күләмдә йоклау кирәк. Йокы озак һәм тирән булырга тиеш. Тиешенчә йокламаган кеше иртән арып, башы авыртып уяна. Йокы вакытын төгәл генә билгеләп булмый. Ул төрле организм өчен төрлечә. Уртача аны 8 сәгать дип билгелиләр. Йокы татлы булсын өчен башыңны мендәргә куйганчы 1-1,5 сәгать акыл эше белән шөгыльләнмәскә кирәк. Ашау 2-2,5 сәгать алдан булырга тиеш. Яхшы җилләтелгән бүлмәдә йоклау мөһим, ачык форточка белән булса тагын да яхшы. Аска карап, юрган белән баштан ук капланып яту әйбәт түгел, ул кан әйләнешенә начар тәэсир итә.
Көндәлек режим
Сәламәт яшәү рәвешендә аерым урынны көндәлек режим алып тора. Һәркемнең билгеле эш вакыты, ял вакыты, туклану һәм йоклау вакыты булырга тиеш. Кешенең йоклавы һәм ашавы бер билгеләнгән вакытта булуы мөһим. Шулай итеп, шартлы рефлекслар барлыкка килә. Бер вакытта тукланучы кешенең нәкъ шул сәгатьтә аппетиты ачыла. Әгәр аш соңга калса, рефлекслар бозыла.
Мәгълүмат район үзәк дәваханәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев