Мәкерле Кох таякчыгы
«Мин флюорография кабинеты ишеге артында утырам һәм эчемнән генә бөтен тормышымны күз алдыннан үткәрәм. Әгәр миндә туберкулез тапсалар һәм кешеләр белән эшләргә рөхсәт итмәсәләр? Мин бит гомер буе студентлар укыттым һәм башка берни дә эшли белмим. Кая барырмын, ни белән шөгыльләнермен?» Бер танышым шундый борчулары белән уртаклашты. Уку йортындагы бер студентта шушы мәкерле чирне тапканнар һәм барлык укытучыларга да планнан тыш рәвештә флюорография үтәргә кушканнар. Бәхеткә, авыру таралырга өлгермәгән, әлеге танышым да, башкалар да аны йоктырмаган булып чыкты. Әмма бу очрак һәркемгә бик яхшы сабак булды. Ел саен флюорография үтәргә кушканда: «Без чирле түгел, нәрсәгә кирәк ул», – диючеләрнең саны кимеде.
Сер түгел, күпләр флюорография үтәргә чыннан да ашыкмый, чир мине әйләнеп үтәр дип уйлый. Туберкулез эчкечеләрдә, бомжларда, наркоманнарда, төрмәдә утыручыларда, ягъни начар шартларда яшәүчеләрдә генә була дигән ялгыш фикер яши бездә. Ә сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга бу авыру кагылмый дип уйлыйбыз. Чыннан да, алкогольне күп куллану, наркотиклар белән мавыгу, тәмәке тарту, тиешенчә тукланмау инфекциянең үсешенә төп йогынты ясаучылар булып торалар. Шулай ук стресс, төрле хроник чирләр кичерүчеләргә бу авырудан аеруча сакланырга кирәк. Шунысын да онытмау мөһим – туберкулез таякчыгы йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава аша да йога.
Райондагы хәл
Узган ел районда туберкулез йоктыручылар саны 2017 елга караганда ике тапкырга кимрәк теркәлгән. Ләкин бу чирне йоктырганнарның барысында да авыруның иң киң таралган формалары. Туберкулез ачыкланганнарның 50 проценты ВИЧ-инфекция белән исәптә торучылар.
Туберкулез турында нәрсә белү мөһим
Бу – Кох таякчыгы дип йөртелә торган микобактериядән барлыкка килә торган мәкерле һәм куркыныч чир. Дәваланмаганда туберкулез эшкә яраксызлыкка, инвалидлыкка һәм, иң куркынычы, үлемгә китерергә мөмкин.
ТУБЕРКУЛЕЗНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ:
- арыганлык, йокы туймау, хәлсезлек;
- аппетит югалу һәм гәүдә авырлыгы кимү;
- озак вакыт температура күтәрелеп йөрү һәм тирләү (гадәттә, төнлә);
- өч атна һәм аннан күбрәк вакыт йөткерү бетмәү, күкрәктә авырту тою;
- канлы төкерек килү.
Ләкин кайвакыт авыру кеше үзен начар хис итми, эшли, бернидән дә зарланмый.
Ничек сакланырга?
Һәр елны үпкәләргә флюорография тикшерүе үткәрергә кирәк. Бу чирне иртә стадиядә ачыклаганда аны тулысынча дәваларга була.
Әгәр сез үзегездә туберкулез билгеләрен сизсәгез, тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Закон нигезендә, туберкулезны дәвалау түләүсез рәвештә башкарыла.
Туберкулезны вакытында ачыклау өчен 15 яшьтән өлкәнрәк бар кеше дә ел саен флюорография үтәргә тиеш.
Ничек дәваланырга?
Авырудан туберкулезга каршы махсус препаратлар белән тулы дәвалау курсы үткәндә генә котылырга мөмкин. Дәвалану курсы бер ел дәвам итә. Ләкин үзеңне бик яхшы хис итсәң дә табиб киңәшләрен катгый рәвештә үтәргә кирәк.
ЕЛ САЕН ФЛЮОРОГРАФИЯНЕ КЕМНӘР ҮТӘРГӘ ТИЕШ?
- туклану продуктлары җитештерүчеләр, аны саклаучылар, ташучылар;
- укыту-тәрбия, сәламәтлек-медицина учреждениеләре хезмәткәрләре;
- коммуналь-көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр (мунча, бассейнарда гардеробта эшләүчеләр;
- аптекарьлар;
- терлекчелектә эшләүчеләр;
- 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар;
- бронхиаль чирләре булганнар, язвалылар, бөерләре авыртучылар;
- пенсионерлар.
Лилия Шәрәфиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев