Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фельдшерлар – авыл докторлары

Район үзәк дәваханәсе 35 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Халык сәламәтлеге саклау эшчәнлеге, моңа өстәп, 5 фельдшерлык амбулаториясендә hәм 56 фельдшер-акушерлык пунктында алып барыла. Аларда 65 фельдшер, 4 шәфкать туташы hәм 15 техник эшче хезмәт куя. Шулай да район фельдшерлар белән тулысынча тәэмин ителмәгән, булганнарының эшчәнлегенә карата да сораулар күп.

Авыл кешесе ул-бу булса беренче чиратта фельдшер-акушерлык пунктына барып ярдәм сорый. 
– Авыл фельдшерлары – халыкка медицина ярдәме күрсәтүче беренче звено. Авыруны башта алар кабул итә, ә аннары гына район дәваханәсе. Тукай районы авылларында эшләүче күпчелек фельдшерлар медицинада озак еллар хезмәт итүчеләр. Мисал өчен, Колыш, Калмия, Мерәс hәм Малтабар авылы фельдшерлары шундыйлардан. Аларның беренчел ярдәм күрсәтүдә тәҗрибәләре зур, авылда яшәүчеләрнең hәркайсының сәламәтлек торышын беләләр, – дип сөйли районның баш табибы Галим Сабирҗанов.
Фельдшерларның төп бурычы – пациентка табибларга кадәр беренче медицина ярдәме күрсәтү, шул ук вакытта беренчел диагноз кую. Авыруга югары квалификацияле табиблар үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтсен өчен пациентны дәваханәгә китерү турында да нәкъ менә фельдшер кайгырта. Гадәттәгечә, авылда яшәүчеләр табибларга еш йөрми. Чын профессионал фельдшерлар исә авыруларны кисәтү – профилактика өстендә эшли. Андыйлар авыл халкына хөкүмәт программасы нигезендә бушлай уздырыла торган диспансерлаштыруны, ягъни медицина комиссиясе үтүне дә контрольдә тота. 
Районда эшләүче фельдшерлар күбесе хәзер инде пенсиягә чыгу алдында. Ә аларны алыштырырга белгечләр җитми. Шул сәбәпле Иштирәк, Бакчасарай, Борды, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Кече Шилнә, Олы Шилнә hәм Комсомолецта кадрлар белән тәэмин итү ихтыяҗы да бар.
– Ә, гомумән алганда, районда фельдшерлар белән тәэмин ителеш 75 процент тәшкил итә, – ди баш табиб. 
Әлеге мәсьәләне уңай хәл итү йөзеннән планлы эш алып барыла. 
– Яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан дәваханә табиблары белән берлектә Алабуга, Минзәлә, Яр Чаллы уку йортларында чыгарылыш курс студентлары белән очрашулар үткәрәбез. Район үзәк дәваханәсенең эшчәнлеге, районның шәhәргә якын урнашуы турында сөйлибез. Һәм очрашуларда торак, җир белән тәэмин ителеш hәм белемнәрне камилләштерү турында аерым басым ясыйбыз, – дип аңлата баш табиб.
Узган ел Шилнәбаш авылына бер яшь белгеч килеп эшкә урнашты. Тагын бер табиб пациентлар кабул итү бүлегендә эшли.
Мәгълүм булганча, Тукай районы халыкка медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе буенча егерме икенче урында. «Бу күрсәткеч безне канәгатьләндерми», – дип белдерде район башлыгы Фаил Камаев. Әлеге тармак район җитәкчелегенең даими контролендә. Әйтергә кирәк, медицина хезмәтен күрсәтүгә уңай йогынты ясардай саллы эшләр башкарылды: район үзәк дәваханәсенә капиталь ремонт үткәрелде, ашыгыч ярдәм күрсәтү техникасын яңарту планы гамәлдә. Узган ел Иске Гәрдәле авылында яңа ФАП төзелде, Иштирәк авылындагы бина ремонтланды. Быел шундый ук модульле пункт Иске Җирекле авылында төзеләчәк. Мондый яңарыш шартларында белгечләр белән тәэмин итүне хәл итү – беренчел бурыч. Фельдшерларны укыту, квалификацияләрен күтәрү шарт. Иң мөhиме – җирле «докторлар»да авылда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә карата җаваплылык тәрбияләү шарт. Халык аларга ышансын, тартылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев