Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебезнең «Акчарлак»

Районның социаль объектларының иң яше – Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейны. Күптән түгел ачылган бассейн тукайлыларның иң яраткан урынына әйләнде.

«Акчарлак»ка көненә 120-125 кеше йөри. Комплекста ике – зур hәм кечкенә бассейн эшли. 
– Бассейн халык уңайлыгын күздә тотып ясалган. Өлкәннәр hәм балалар өчен аерым су коену урыннары бар. Йөзү чокырлары мозаика белән капланган, идәннәр җылы, фильтр hәм насослар урнаштырылган, подвалда су сыйфатын контрольдә тотучы махсус җиhаз урнаштырылган, – ди директор Ришат Мөбарәкҗанов.
Бассейнның химик-лаборанты Гөлнара Сафиуллина сүзләренә караганда, hәр ике сәгать саен суның сыйфаты тикшерелә. «Бу эш катгый күзәтүдә», – ди ул.
Биредә иртәнге сәгатьләрдә 8дән 12гә кадәр Круглое Поле поселогына якын урнашкан авыл мәктәпләре укучыларының физкультура дәресләре узса, көндезге 12дән кичке 6га кадәр яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре өчен дәресләр оештырыла. Ә менә кичке 6дан 8гә кадәр бассейн ишекләре район халкы өчен ачыла. Без бассейнга барган көнне дә монда Биклән, Бәтке, Түбән Суыксу, Иске Җирекле, Мәләкәс авыл кешеләрен очраттык.
– Яшь чакта йөзү спорты мине бик кызыксындырмый иде. Ә хәзер инде олылайгач, аны сәламәт яшәү рәвеше программамда төп пунктларның берсе буларак билгеләдем. Инде ике ай тирәсе «Акчарлак» бассейнына яратып йөрим, – ди Круглое Поле поселогында яшәүче 57 яшьлек Зөлфия Ибраһимова. 
Бәтке авылыннан Розалия Абдрахманова бирегә эштән соң килә икән. 
– Монда мин йорт эшләреннән ял итәм. Бассейнда йөзү бик файдалы бит. Буй-сынны саклар өчен дә иң кулай спорт төре, – дип тәэсирләре белән бүлешә Розалия ханым.
Бассейнда коенучы тукайлылар күрсәтелгән хезмәттән дә, ачык йөзле хезмәткәрләрдән дә канәгать.
– Бассейн ачылуын күптәннән көттем. Якын да, уңайлы да. Элек шәhәрдә тора идем. Шәhәр бассейннары белән чагыштырганда, монда бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шунысы да сөенечле, бассейнда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә суга төшерү hәм судан алу җайланмалары урнаштырылган. Сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән урын. Барлык хезмәткәрләр дә ягымлы карашлы, бик кайгыртучан. Мондый мөнәсәбәт безгә яхшы тәэсир итә, – ди Бәтке авылыннан Әлфия Лобашева.
Яшь көрәшче, Биклән авыл егете Илназ Рамазанов та биредә. Ул авыр тренировкалардан соң монда ял итә икән.
Гаилә белән килеп шөгыльләнүчеләр дә шактый. Әйтик, Елиннар гаиләсе.
– Монда йөрү барыбызга да ошый. Чиста, матур. Йөзүне яратучылар өчен тренажер заллары булдырылса, балалар өчен аквааэробика дәресләре ачылса, без бик шат булыр идек, – ди гаилә башлыгы.
Өлкәннәр дә калышмый. Лаеклы ялдагы Саҗидә апа Зәйдуллина да: «45 минут эчендә йөзү юлын 12 тапкыр буйдан-буйга әйләнеп чыгам», – дип уңышлары белән уртаклашты.
Кечкенә бассейнда зәңгәр дулкыннарны иңләүче балаларның шат тавышлары да яңгырап тору – күркәм күренеш. Йөзәргә өйрәнүче балалар белән тәҗрибәле тренер-педагог Сиринә Миңнеханова күнекмәләр үткәрә.
– Балалар суны бик ярата. Йөзү дәресләрендә алар тырышып шөгыльләнә. Араларында йөзә белмәүчеләр бар иде, алар 2-3 көндә өйрәнделәр. Барлык тукайлыларны бассейныбызда көтеп калабыз, – диде ул безне озатканда.

Белешмә өчен
Бер сәгать бассейнда йөзү зурлар өчен – 100 сум. 
10 тапкыр су коену абонементының бәясе – 800 сум. 
Балалар өчен билет бәясе – 70 сум. Әлеге вакытның 15 минуты киенү-чишенү һәм душта коенып чыгу өчен каралган, ә инде 45 минут йөзүгә бирелә. 
Бассейнга үзең белән алып килергә тиешле әйберләр: 
паспорт, медицина белешмәсе, резинадан ясалган ачык аяк киеме, йөзү костюмы, резина башлык, сөлге, сабын, шампунь һәм мунчала. Теләге булганнарга күзлек, 
йөзгәндә аякка кия торган резин ишкәкләр (ласты) вакытлыча файдалану өчен прокатка бирелә. 
Бассейнда су керүчеләр өчен яшь чикләүләре юк. 
Бары тик буе 150 сантиметрдан кечерәк булган балалар озатып торучы ата-аналар белән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев