Коррупциягә каршы көрәш – прокуратура эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе
9 декабрь, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак, Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителде һәм 2003 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу уңайдан, Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрданов район активы алдында чыгыш ясады.