Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Коррупциягә каршы көрәш – прокуратура эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе

9 декабрь, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак, Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителде һәм 2003 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу уңайдан, Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрданов район активы алдында чыгыш ясады.

Коррупциягә каршы көрәш – прокуратураның надзор эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе.Чөнки ул – тормышның барлык якларына да кагыла торган социаль, икътыйсади һәм сәяси мәсьәлә.Ул җәмгыятьнең икътыйсади үсешенә аяк чала, дәүләтнең әхлакый нигезен какшата. Шуңа күрә район прокуратурасы төрле юнәлешләрдә җитди эш алып бара. Ел саен дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең үзе, җәмәгате, шулай ук бәлигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке, милек сыйфатындагы йөкләмәләре турында күрсәтелгән мәгълүматларының тулылыгы һәм төгәллеге тикшерелә. 2018 елда бу җәһәттән тулы һәм төгәл булмаган мәгълүмат бирүнең 23 очрагы ачылды. Район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесенә 7 күрсәтмә бирелде. Аларны тикшерү нәтиҗәсендә 22 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
«Коррупциягә каршы көрәш турында»гы Федераль закон нормалары нигезендә, хезмәткәрнең үз шәхси мәнфәгатьләрен дәүләт эшендәге вазыйфаларыннан өстен куюы сәбәпле килеп туган каршылык, үз чиратында, граҗданнарның, оешмаларның, жәмгыятьләрнең ТР яки РФ субъектларының законлы мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин. Мондый каршылыклар килеп туган очракта, дәүләт һәм муниңипаль хезмәткәрләр тиз арада аны чишү, көйләү, аңлашу чараларын күрергә тиеш. Моның өчен шушы юнәлештә эшли торган махсус комиссиягә мөрәҗәгать итү зарур. 
Район прокуратурасы оешмаларда «Коррупциягә каршы көрәш турындагы» Федераль законның 13.3 маддәсе таләпләренең үтәлүен дә җентекләп тикшерә. Чираттагы тикшерү нәтиҗәсендә «Камэнергопродукт», «Камгазсервис»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә әлеге таләпләрнең үтәлмәве, коррупцияне кисәтү буенча норматив документлар кабул ителмәве, коррупция һәм башка хокук бозуларны булдырмау өчен җаваплы вазифаи затларның билгеләнмәве ачыкланды. Бу җәһәттән җитәкчелеккә 2 күрсәтмә бирелде, алар канәгатьләндерелде.
Прокуратура эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, шулай ук чыгарылган норматив хокукый актларның коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләренә туры килүенә ирешү. 2018 елның 9 аенда муниципаль районның җирле үзидарә органнары тарафыннан 364 норматив хокукый акт кабул ителгән, шуларның 168е – вәкаләтле органнар, 196 сы башкарма органнар тарафыннан кабул ителде. Тикшерү чорында коррупциягә каршы көрәш турындагы законга каршы килүче 23 норматив хокукый акт ачыкланды.
2018 елның 9 аенда районның хокук саклау органнарында 6 коррупция очрагы теркәлде. Аларны тикшерү өчен 6 җинаять эше кузгатылды. 
2018 елда ачыкланган җинаятьләр, нигездә, ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү белән бәйле.
Прокуратура районда аерым тармакларда җинаятьләрне булдырмау буенча җитди чаралар күрә. Бу җәһәттән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре хокук саклау органнарының координация һәм ведомствоара киңәшмәләрендә даими тикшерелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев