Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артты

Районда юл хәрәкәте иминлеге буенча утырыш узды. Көн тәртибендә җиде мәсьәлә каралды. Россия Эчке Эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев шуларның бишесе буенча чыгыш ясады.

Агымдагы елның соңгы 10 ае эчендә район юлларында 85 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 11 кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде, 135е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, диде ул. Узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре 14кә азрак, һәлак булганнарның саны шул ук. Аварияләрнең төп төрләре – автомобильләр бәрелешү, аву, җәяүлеләрне, велосипедта баручыларны таптату, тиешле булмаган урыннарда каршы як полосага чыгу, юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү фактлары. Тизлек режимын сакламау аварияләрнең төп сәбәбе булып тора. 
Юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен тизлек режимын чикләүче юл билгеләре, тавыш чыгаручы полосалар, ясалма юл тигезсезлекләре булдырыла. Әмма районда әлеге таләпләрдән читтә калган авыл юллары да бар. Кагыйдәләрне бозу Комсомолец поселогының Үзәк урамында, Теләнче Тамак авылының Балалар бакчасы, Дәваханә урамнарында, Күзкәй авылының Комсомол урамында, Борды авылының Үзәк урамында теркәлгән. 
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының үсүе билгеләп үтелде. Ул 8 очракка арткан, моңа бер бала үлеме дә өстәлде. Балалар тарафыннан 24 тәртип бозу ачыклаган, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аларның әти-әниләренә карата 76 карточка төзелгән. Бала үз-үзен ничек тотарга гаиләдә өйрәнә. Шуңа күрә кагыйдә бозучы балалар һәм аларның ата-аналары белән белгечләр эшли. 
Район актив рәвештә үсә, яңа йортлар төзелә. Моңа бәйле рәвештә яңа төзелеш территориясеннән балаларны мәктәпкә автобус белән йөртү проблемасы барлыкка килә. Бу аеруча Кече Шилнә, Новотроицкое авыл жирлекләре өчен актуаль. Мәктәп автобусына яңа маршрут төзер өчен бергә күчмә тикшерү үткәрергә кирәк, диде Шамил Ганиев. Бу юнәлеш буенча барлык авыл җирлекләрендә дә актив эшләргә кирәклеген әйтте ул.
Кышкы чорда юлларны кардан чистартуга аеруча җитди карарга кирәк. Явым-төшемнән соң, торак пункт эчендәге юлларны 6 сәгать эчендә чистарту мөһим. Моңа тукталыш павильоннары да керә. Җыелган карны торак пунктыннан читкә чыгару мәсьәләсен алдан уйларга киңәш бирелде. Кар өемнәре юл кырыйларында җыелып ята һәм аны тарайта икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев