Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туберкулез янәшә

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә туберкулезга каршы көрәш эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Кызганычка каршы, районда бу авырудан үлү очраклары күзәтелә. 2018 елда 5 кеше үлде. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренә караганда, ел башына диспансерлык исәбендә актив туберкулезлы 13 кеше торган. 3нче төркем буенча 23 кеше, 4нче төркем буенча 43 кеше исәптә. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге күрсәткечләрдән ризасызлыгын белдерде. Авылларда профилактика чараларын көчәйтергә кирәклеген искәртте. Июнь башында авыл җирлекләренә күчмә флюорография хезмәте чыга. Анда беренче чиратта авыруга бирешүчән затлар чакырылачак. Туберкулезга каршы көрәштә тагын нинди чаралар билгеләнгәне һәм кайсы авыл фельдшерларына эшне көчәйтергә кирәклеге турында газетаның киләсе санында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев