Күзкәй авылы «скандинавчылары»
Хәзер урамнарда, паркларда ике таякка таянып йөрүчеләр күбәйде. Берән-сәрән дә, төркемләп тә йөриләр. Скандинавларча йөрү дип атала спортның бу төре. Ул узган гасырларның 30нчы елларында ук Финляндиядә барлыкка килгән. Бу – актив яшәү рәвешенең гади һәм арзанлы төре.
Бу йөрешнең нинди файдасы бар соң? Таяклар тотып атлаганда йөрәк, үпкә эшчәнлеге яхшыра, арка, җилкәләр, куллар хәрәкәтләнә, тез сөякләре авырулары чигенә, тән авырлыгы кими, тез буыннарының авыртуы бетә, артык майлар, холестерин юкка чыга, гәүдә турая, тын бетүдән котылу өчен дә файдалы. Йокысызлыктан җәфаланганда булыша, кан басымын төшерергә, баш мие кан йөрешен яхшыртырга, инсульт, инфаркт кичергән кешеләрнең гомерен озынайтырга ярдәм итә, диләр белгечләр.
Әлбәттә, таяксыз йөрсәк тә файдалы, диючеләр булыр. Һичшиксез, таяксыз да ярый. Әмма таяклар белән йөргәндә мускул тукымалары хәрәкәткә килә һәм май алмашу яхшыра, гәүдә авырлыгының яртысы таякларга төшә, нәтиҗәдә аяклар иркен хәрәкәт итә. Таякларның спорт кибетендә махсус эшләнгәннәре сатыла. Бәясе 900 сумнан башлана. Булмаса, чаңгы таяклары да ярап тора. Тик буен дөрес сайларга кирәк.
Скандинавларча йөрү акрынлап авыл җиренә дә килде. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр үз итте бу спорт төрен. Беренчедән, ул арзанлы, дидек. Икенчедән, шөгыльләнер өчен махсус мәйдан, корылма кирәк түгел.
Безнең районда «дүрт аяклап» йөрүчеләрне күпләп Күзкәй авылы урамнарында күрергә була. Ветеран-җурналист Заһидә Нәбиуллина – араларында иң активы.
– Скандинавларча йөрүне мин биш ел элек шәһәрдән «алып кайттым». Башта ике-өч кеше идек. Авылдашлар ул чакта бераз аптырады. «Чаңгыгыз кая?» – диючеләр күп булды. Хәзер күнектеләр инде. Төркемебез ишәйде. 10-12 кеше көн саен 3-4 километр йөреп кайтабыз. Үзара аралашу өчен дә бик күңелле форсат бу. Без генә түгел, һәр урамның диярлек «скандинавчылары» бар. Минем үземә 80 яшь. Шулкадәр көч алам бу йөрештән, куәтем арта, арыганлык китә, – ди ул.
Отставкадагы подполковник Ринат Зыясетдинов ике ел элек кар автомобиле белән чокырга эләгеп каты имгәнгән булган. «Скандинавларча йөрү сәламәтлегемне кире кайтарды», – ди ул.
– Күзкәй авылына яшәргә кайткач, кичләрен хатыным белән һава суларга чыга идек. Заһидә апа «таякка бастырды». Башта методикасын өйрәндем. Аннары бу төркемгә култык таяклары белән иярдем. Шушы төр спорт мине ахыргыча савыктырды. Көн саен өч километр йөрүнең файдасы зур булды, – ди ул.
Гомере буе сәламәтлек саклау тармагында эшләгән Гөлсинә Гайсина да скандинавларча йөрүнең файдасын тапкан.
– Пенсиягә чыккач, авылга күченеп кайттык. Скандинавларча йөрү төркеменә килеп кушылгач, икенче сулыш ачылгандай булды. Хәрәкәтнең никадәр файдалы икәнен һөнәрем буенча яхшы беләм. Төркемдәшләрем белән очрашуны көтеп алам. Аннары, кыр казлары кебек тезелешеп, күрше авылга юл тотабыз. Юлда дөнья яңалыкларын барлыйбыз, хәл белешәбез. Кыскасы, минем өчен бу «йөреш» чын табыш булды. Буыннарым сызлавы басылды, кан басымы да элеккеге кебек «сикерми», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев