Грипп әлегә чигенергә уйламый
Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә пневмония белән авыручылар күп теркәлә. Шәһәр буенча кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең артуы күзәтелә. Өзлегүләрнең пневмониягә китергән очраклары күп. Вируслы инфекциядән саклану, аны дәвалау турында үзәк больницаның табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сөйли.
Грипп – бар кеше дә чирләргә мөмкин булган инфекцион авыру. Ул йоткылык өстенә эләгә торган вирус белән янәшәдәге инфекцияле кешеләр аша йога. Күпчелек кеше грипп белән берничә көн генә авырый, кайберәүләрдә ул бик җитди дәвам итә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Грипп күпләгән өзлегүләргә китерергә мөмкин
- үпкә авырулары (пневмония, бронхит). Пневмония – үлемгә китерүче очракларның берсе;
- сулыш органнары, колак, борын, тамак һәм бугаз авырулары (отит, синусит, ринит, трахеит);
- йөрәк-кан тамырлары авырулары (миокардит, перикардит);
- нерв системасы авырулары (менингит, менингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневритлар).
Өзлегүләрдән саклану өчен вакытында гриппка каршы профилактик чаралар үткәрергә, чирләгән очракта дөрес итеп дәваланырга кирәк.
Гадәттә грипп кинәт башлана. Гриппны барлыкка китерүче А һәм В вируслары бик тиз арада тәэсир итә.
Гриппның симптомнары
Тән температурасы 37,5-39 градуска җитә, баш авырта, мускуллар сызлый, калтырата, арыганлык сизелә, ютәл, томау төшә, тамак төбе авырта.
Гриппны баш авырулар белән дә бутарга мөмкин, шуңа күрә төгәл диагнозны табиб куярга тиеш.
Беренче симптомнар күренгәндә пациентның үзенә өйдә калырга кирәк. Бу янәшәдәгеләрне зарар салудан саклау өчен генә түгел, вакытында дәвалану өчен дә кирәк. Чирләгәндә постель режимын саклау мөһим.
Авыру баланы берничек тә балалар бакчасына, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрергә ярамый.
Дәвалану
Грипп вакытында үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Табиб киңәшләрен тыңларга һәм даруларны вакытында эчәргә кирәк. Моннан тыш, күп итеп сыеклык куллану мөһим. Бу кайнар чәй, мүк җиләге яки нарат җиләге морсы, минераль су булырга мөмкин. Еш һәм күп итеп эчү киңәш ителә.
Тән температурагыз 38-39 градус булганда участок табибын яки ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Ютәл һәм төчкерү вакытында авызны һәм борынны кулъяулык белән капларга кирәк. Авыру яткан бүлмәне җилләтеп тору мөһим.
Профилактика
- Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен гриппка каршы прививканы эпидемия сезоны башланганчы ук ясатыгыз.
- Халык күп җыела торган урыннардан читкә китү ягын карагыз. Андый җиргә барырга туры килгәндә үзегез белән маска алыгыз.
- Кулларыгызны һәрвакыт сабын белән юыгыз. Шулай ук борын куышлыгын да су белән чайкатсаң яхшы.
- Мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һәм башка шундый С витамины кергән ризыклар ашагыз. Шулай ук суган һәм сарымсак куллану яхшы.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгыз туйганчы йоклагыз, витаминлы азыклар ашагыз, физкультура белән шөгыльләнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев