Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның савым сыер, кәҗәләрне асрауга тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен гаризалар кабул итә.  

Гаризалар һәм документлар 2021 елның 25 июльгә кадәр авыл (шәһәр) җирлеге башкарма комитетына яисә район авыл хуҗалыгы идарәләренә тапшырылырга тиеш. 
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар документларны шулай ук «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы яки «Минем субсидияләр»  мобиль кушымтасы аша шәхси кабинетта теркәлү үтеп юллый ала. 
Субсидияләр түбәндәгечә исәпләнә: 
бер савым сыер өчен – 2300 сум,
ике савым сыеры – 3300 сум (бер баш сыер өчен),
өч һәм аннан күбрәк савым сыеры – 4300 сум (бер баш сыер өчен),
бер елдан зуррак кәҗәләр – 1 баш терлеккә 500 сум. 
Әлеге субсидияләргә каралган бюджетның гомуми күләме 350 миллион сумны тәшкил итә.
Гаризалар сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, кирәкле документлар формалары министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган
.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев