Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә Җиңү көнен бер гаилә булып бәйрәм иттеләр

9 Майда бәйрәм шатлыгы өйләргә генә сыймады – бөтен авыл халкы урамга чыкты, бер-берсен Бөек бәйрәм белән котлыйлар, мәдәният йортыннан музыка агылып тора, кыр станы казанында «солдат боткасы» пешә, бөтен кеше авыз итсен диеп урамда мул ризыклы чәй өстәле әзерләнгән. Бәйрәмчә киенгән халык, язгы мәшәкатьләрен ташлап, бер гаиләдәй җыелып, гөр килеп аралашты.

Сугыш... Авылда ул кагылмаган капка юктыр. Күзкәй авылыннан яу кырына типсә тимер өзәрдәй 630 ир-егет киткән, 300е генә әйләнеп кайткан. Аларның да күбесе имгәнгән, гарипләнгән, йөрәкләре яралы. Бу хакта кичәне алып баручы Илмира Кашапова үзәкләрне өзәрлек итеп сөйләде. Беренче рәттә исән калган ике сугыш ветераны Мәхмүт Сабиров белән Мәхмүт Әмиров утыра. Көнне төнгә ялгап, ат тартмаслык йөкне тарткан, колхозны, авылны саклап калган тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының да сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Яшәешнең үз кануннары – буыннар алмашына тора, ә менә алар кылган яхшылык, илебезне фашистлардан саклап калу өчен бирелгән корбаннар, кадерле исемнәр әле күп вакытлар буыннан-буынга күчеп яшәр. Шулай дип әйтергә хакым бар – дүртенче буын (!) сабыйлар тантанага яу кырында һәлак булган карт бабайларының портретларын күтәреп килгәннәр. Моннан берничә ел элек барлыкка килгән «Үлемсез полк» хәрәкәте дә шул турыда сөйли.
Җиңү көне белән котларга сәхнәгә Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев чыкты.
– Җиңү бәйрәме бер мәлгә язгы мәшәкатьләрне оныттыра, сагышлы да, тантаналы да бу көнне без сугыш китергән хәсрәт-михнәт күлен соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап, ил-көн өчен корбан булган, сәламәтлекләрен, яшьлекләрен корбан иткән, яу кырында ятып калган авылдашларыбызны, тыл батырларын олы хөрмәт белән искә алабыз. Без ул буын алдында мәңгегә бурычлы. Бүген залда ике ветераныбыз – хөрмәтле Мәхмүт абыйларыбыз утыра. Аларга сәламәтлек телик. Шулай ук тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына да без зур рәхмәтле. Авылдашларыбыз Флүр Шәфыйков, Руслан Шәйдуллиннар өстәл әзерләргә матди ярдәм күрсәттеләр, мәктәп коллективы бик матур, эчтәлекле концерт тәкъдим итте, социаль хезмәткәрләр өстәл әзерләде. Барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәм. Рәхәтләнеп бәйрәм итегез, – диде ул.
Кичәдә Ярулла Насыйфуллин сугыш турында үзе иҗат иткән шигырьне укыды, зал аны тын да алмый тыңлады. Ни әйтсәң дә, сугыш темасы – ул мәңгелек. Шуңа күрә кем генә чыгыш ясамасын, иң беренче илгә-көнгә иминлек теләде, балалар да шигырьләрендә, җырларында тынычлык юрады.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар кую, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Якты юл Тукай районы Күзкәй

2
X