Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

7 КӨНГӘ НӘТИҖӘ. РАЙОННЫҢ ТӨП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Бу атнада районга кемнәр килгәне, ниләр булганы, авылларыбызның кешеләре турында кыскача.

1.Шушы көннәрдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышлап өченче мәртәбә ат узышлары үтте. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнаштылар.

Чиста нәселле менге атларда җиңүче дип «Рашен Глим» кушаматлы атны иярләгән жокей Алинә Хәйретдинова табылды. Ә иң тиз йөк ташучы атлар конкурсында «Пик» кушаматлы аты белән жокей Инсаф Хөсәенов өченче урынны яулады. 

Бу хакта тулырак

2.Гомернең 35 елы авыл хуҗалыгында үткән

– Авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, аларның игенле, икмәкле булуында, – ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, 35 ел зоотехник булып эшләгән Габделбәр ага Сафин.

Иректаң авылында яшәүче Габделбәр Гата улы күптән түгел 83 яшен билгеләп үткән.

Бу хакта тулырак

3.Бадминтончы егет-кызлар көчләрен сыный

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 14 яшүсмер шушы көннәрдә тренер-укытучылары Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендә бадминтон ярышларына бардылар. Республика беренчелегенең сайлап алу зона этабы Түбән Кама шәһәрендә узды. 

Ярышларда 2008 елда туган кызлар арасында Роксана Пучинина һәм Алия Гатауллина, егетләр арасында Рифат Әсләмов һәм Алмаз Вәлиев яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 2006-2007 елгы кызлар арасында Камилла Гатупова, Альмира Нуриева, Мария Захарова беренчеләр рәтендә булдылар. Безнең бадминтончылар район данын 27-29 сентябрьдә Казан шәһәрендә яклаячак, дип хәбәр итәләр районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

4.Терлекчелек биналарының кышка әзерлеген бәяләделәр

Район хуҗалыкларында терлекчелек биналарының кышка әзерлеген һәм фермаларда сөт саву җайланмаларын тикшерделәр. Комиссия составына район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин кергән иде.

Бу хакта тулырак

5.Бүләкләнүләр

Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше, иҗтимагый оешмалар сорауларына күрсәткән игътибары, шикәр диабеты авыруларын профилактикалау чараларын уздырудагы ярдәме өчен «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу хакта тулырак

6.Яңа җитәкче

Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде. «Россельхозбанк» Татарстан региональ филиалы Яр Чаллы шәһәре өстәмә офисына идарәче итеп Ренат Мусин билгеләнде.

Бу хакта тулырак

7.«Петушок» – иң яхшы бакча

27 сентябрь көнне тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 

– Тәрбияче хезмәте – ул табигать тарафыннан бирелгән зур сәләт. Тәрбияче һәр сабый белән аның балалык елларын уза, дөньяга алар күзлеге аша карый, бергәләп гаҗәпләнә һәм танып-белә, авыр чагында янәшәсендә була, ярдәм кулы суза. Яшь талантларны ачуда, балаларны эш сөючән, көчле ихтыярлы, максатчан, мәрхәмәтле, кайгыртучан итеп тәрбияләүдә дә аларның роле зур, – ди район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина.

Бу хакта тулырак

8.Урак тәмамланды, әмма район басу-кырларында эш туктап тормый 

Узга атнаның явым-төшемсез һәм җылы килүе аграрийларга соңрак җитлегүче культураларны җыеп алу һәм җирне тукталып тормыйча эшкәртү мөмкинлеге бирде. Газетаны басмага әзерләгәндә без дә, район басуларына чыгып, уңыш җыю эшләре белән якыннан танышып кайттык.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев