Калмиядә умартачылар дуслык бәйрәменә җыелды
җәмгыять

Калмиядә умартачылар дуслык бәйрәменә җыелды

Калмия авылы китапханәсендә узган Бал бәйрәме татлы ризыкны гына түгел, ә татулыкны, ярдәмчеллекне һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне бергә җыйды. Биредә умартачыларның алтынга бәяләнгән киңәшләре, кызыклы язмышлары сөйләнелде, СВО зонасындагы хәрби егетләребезгә карата күрсәтелгән җылылык та, игелекле хәйрия адымнары да һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Туган як балы һәм җан җылысы.

Бал... Бу гади генә татлы ризык түгел, ә табигатьнең безгә биргән искиткеч зур, бәяләп бетергесез байлыгы. Бу көннәрдә җирле китапханәдә оештырылган Бал бәйрәме һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.

Чараны алып баручы Рашат Фәйзрахманов балның һәм умарта кортларының серле тормышы турында шулкадәр искиткеч матур һәм җанлы итеп сөйләде — залда утыручыларның һәрберсе табигатьнең бу могҗизасына яңадан гашыйк булды. Очрашуга авыл мәктәбе укучыларының күпләп килүе бәйрәмгә аерым бер ямь бирде. Егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, тәҗрибәле умартачыларның чыгышларын җентекле итеп тыңладылар.

Бу бәйрәм гүзәл традициягә әйләнер дигән ышаныч белдерделәр умартачылар.

«Геннар үз эшен эшләгән...»

Бәйрәм барышында сүз Калмия авылының атаклы, тәҗрибәле умартачысы Камил әфәнде Сәхаповка бирелде. Аның чыгышы да, бәйрәмнән соң булган ихлас әңгәмәсе де аерым бер язмага лаек. Камил абый үзенең әлеге һөнәргә килүен нәсел тамырлары белән бәйли.

— Мин 8нче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә техникумына умартачы һөнәренә укырга кердем. Минем әбиемнең әнисе үз вакытында 600әр умарта тоткан. Шуңа күрә геннар үз эшен эшләгән дим инде, — дип елмая Камил абый. —

Техникумга укырга кергәнче мине бер тапкыр да корт чакканы булмады. Язмыш төрлечә булды инде: КАМАЗ төзелә башлагач, яшьләр белән Чаллыга киттем, төзелешкә чумдым, терлекчелектә дә эшләргә туры килде. Аннары «Искра» колхозында умартачы булдым, тик сәламәтлек какшагач, бу һөнәрдән вакытлыча китәргә туры килде. Пенсиягә чыккач кына үземнең төп һөнәремә кире кайттым, умарталыгымны булдырдым.

Умартачылар киңәшләр бирделәр, кызыклы язмышлары турында сөйләделәр.

Умартачылар арасында: «Балым күп дип мактанма, кортым үлде дип уфтанма», — дигән гыйбарә бар. Бүгенге көндә Камил Сәхаповның 50ләп умарта оясы бар. Әлеге зур хезмәтендә Камил абыйга тормыш иптәше Фәүзия апа булыша. Нәсел чылбыры да өзелми: Камил абыйның балалар бакчасына гына йөрүче кечкенә оныгы бабасы яныннан калмый икән.

— Бик кызыксына, минем белән йөри. Аңа махсус кечкенә дымарь да ясап бирдем. Йөргәндә йөз төрле сорау бирә, өйрәнә. Алга таба бәлки ул да умартачы булып китәр. Әмма оныкны корт чакканы юк әле, — дип көлә бабай. — Мин бу шөгыльне эш дип тә санамыйм. Кеше пенсиягә чыга да, үз-үзен таба алмый башлый.

Ә бу һөнәр сине һәрвакыт игътибар үзәгендә тота, бөтен нәрсәне контрольдә тотарга ярдәм итә. Син үзеңне кирәкле дип сизәсең. Шул кортлар арасында йөри алуым бәхет түгелме соң?! Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Нинди генә тәҗрибәле булмасын, бер умартачы да: «Мин бу эшнең 100 процент остасы», — дип әйтә алмый. Без гел эзләнүдә, һәрвакыт яңа нәрсәне өйрәнәбез.

Игелекле Камил абый чара барышында авыл мәктәбе директоры Рузилә Фролованы сәхнә түренә чакырып, мәктәп балалары һәм укытучылары өчен үз исеменнән бер чиләк саф, экологик бал да бүләк итте.

Фронтка җибәрелгән туган як балы

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлешләре Шилнәбаш авылы китапханә мөдире Гөлнара Садыйкованың чыгышы белән бәйле иде. Ул авылдашларының СВО зонасында хезмәттә булган егетләргә ничек булышулары турында аерым сөйләде. Авыл апалары бергә җыелып, солдатлар өчен файдалы, шифалы чәйләр ясыйлар икән. Алай гына да түгел, ерак юлларда ватылмасын өчен, туган як балын махсус бәрелүгә чыдам савытларга тутырып фронтка җибәрәләр. Бу балда — авыл халкының җан җылысы һәм җиңүгә булган зур ышанычы саклана.

Аннары сәхнәгә «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры, Тукай районы буенча Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Резидә Гарипова чыкты.

Резидә Гарипова: Умартачылык миңа бик якын тема, үземнең әткәй дә гомер буе умартачылык белән шөгыльләнде

Ул да бу һөнәрнең авырлыгын үз гаиләсе мисалында яхшы белүен билгеләп узды: «Умартачылык миңа бик якын тема, үземнең әткәй дә гомер буе умартачылык белән шөгыльләнде. Хәзер инде сәламәтлеге какшаса да, бу эшне сеңлем дәвам итә. Бөтен нәрсәне һәрвакыт игътибар үзәгендә тотарга кирәк, сеңлем дә җәй буе шул эш белән мәш килә», — диде Резидә Рависовна һәм милләт алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен саклау буенча башкарган нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен һәрбер умартачыга тантаналы рәвештә Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Умартачыларга — шикәр комы!

Бәйрәмнең иң кызыклы һәм залга елмаю биргән мизгеле бүләкләр тапшырганда булды. Калмия авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова һәрбер умартачыга үз бүләген — бер кап шикәр комы тапшырды! Бу үзенчәлекле күчтәнәчкә умартачылар да шаярту белән җавап бирде: «Үзебез умартачы булсак та, бал белән чәй эчә белмибез шул. Чәйгә шикәр салабыз. Бүләгегез өчен зур рәхмәт!» — диештеләр алар, ихлас күңелдән куанышып.

Бу очрашу бик җылы, ихлас һәм эчкерсез мохиттә узды.

Калмиядә узган бу очрашу бик җылы, ихлас һәм эчкерсез мохиттә узды. Авыл умартачыларының бер урында җыелып тәҗрибә уртаклашуы шулкадәр зур кызыксыну уятты, хәтта залда утыручылар әлеге күркәм нәтиҗәле чараны район дәрәҗәсенә күтәрергә тәкъдим иттеләр. Районның барлык умартачыларын бер мәйданга җыячак мондый зур бәйрәм Тукай районының гүзәл традициясенә әйләнер, дигән зур ышаныч бар. 

Фоторепортаж монда.


Нет комментариев