Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Терлекчелек биналарының кышка әзерлеген бәяләделәр

Район хуҗалыкларында терлекчелек биналарының кышка әзерлеген һәм фермаларда сөт саву җайланмаларын тикшерделәр. Комиссия составына район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин кергән иде.

Комиссия терлекчелек биналарына бәяне 100 баллы система буенча бирергә тиеш иде. Беренче булып комиссия «Р-Агро» хуҗалыгына тукталды. Биредә ике атна элек малларны кышлатуга күчергәннәр. Әлеге хуҗалыкта терлекне бәйләп асрауны кулай күрәләр. Комиссия әгъзалары хуҗалык биләмәләрендәге тәртипне, утарлардагы чисталыкны билгеләде. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә хуҗалыкта силос-сенаж базы төзү бара, биредәге эшләрнең яртысыннан күбрәге инде башкарылган.
Аннары комиссия «Биклән» җитештерү кооперативында булды. Предприятиедә 380 баш савым сыер бәйле рәвештә асрала. Бүгенге көндә алар тулысынча кышлатуга күчерелгән. Беренче чиратта хуҗалык биләмәләрендә үткәрелгән чистарту эшләренә игътибар юнәлтелде. Комиссия тарафыннан әлеге юнәлештә эшләнәсе эшләр барлыгы билгеләнде. Шулай ук программа буенча капиталь ремонтланучы сыер фермасы каралды. Бүгенге көндә әлеге бинада ремонт эшләре төгәлләнү стадиясендә.
Исемлектә өченче – Тукай азык-төлек корпорациясе иде. Биредә маллар ел әйләнәсе бәйләнмичә һәм бер төрле ашатуда асрала. Җәй башында 200 баш сыерга исәпләнгән ике ферма төзелә башлаган булган. Бүген алар тәмамлану алдында. Тикшерү барышында мал азыгыннан канәгатьсезлек белдерелде, яхшы азык бүлгеч кирәклеге әйтелде. Вак-төяк кимчелекләрне игътибарга алмасак, нигездә, кооперативтагы терлекчелек биналары кышка әзер дип табылды.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта исә бүгенге көндә зур күләмле төзелеш эшләре бара. Иске Абдул авылында көз айларында 350 баш сыерга исәпләнгән яңа комлексны сафка бастыру планлаштырыла. Төзүчеләр бүген ферманың саву залын ясау белән мәшгуль. Кышлатуга килгәндә, хуҗалык маллары тулысынча кышлатуга күчерелгән, терлек аслары чиста. 
«Гигант» хуҗалыгында 660 баш терлек бар. Маллар бер атна элек кышлату сезонына күчерелгән. Комиссия әгъзалары утарлардагы чисталыкны, төрле механизм һәм җайланмаларның төзеклеген, җитештерү күрсәткечләрен бәяләделәр. Шулай ук күптән түгел сафка бастырылган 180 баш бозауга исәпләнгән ферманы карап чыктылар. 
Чираттагы тикшерү объекты – «Ярыш» хуҗалыгы. Бүгенге көндә хуҗалыкта массакүләм сенаж салу эше бара. Комиссия әгъзаларына яңа сафка баскан бозау фермасы күрсәтелде. Әлеге абзар агачтан төзелгән. Биредә яшь маллар тотылачак. Әзерлеккә килгәндә, абзарлар тиешенчә чистартылган, ферма биләмәләрен генә тәртипкә китереп бетерәсе бар.
Иң соңыннан комиссия «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына кагылды. Әлеге хуҗалыкта шушы көннәрдә фермага керә торган юлларны төзү башланачак. Эшләр программага кертелгән. Маллар исә тулысынча кышлатуга күчерелгән.
Комиссия «Гигант», «Ярыш», «Р-Агро» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык биналарын кышка әзер дип тапты. Җәй көне әлеге хуҗалыкларның биләмәләрендә җитәрлек дәрәҗәдә ремонт-төзелеш эшләре башкарылды.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу барышында район башлыгы Фаил Камаев районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерү резервларына тукталды. Шулай ук көн үзәгендәге терлекчелек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, район хуҗалыкларында сыерларны һәм яшь терлекне иректә тоту технологиясенә зур игътибар бирелә. Бүгенге көнгә районда тәүлеккә 77,4 тонна сөт савалар, бер баш сыерга уртача 15,3 килограмм сөт туры килә. Иң югары савым күрсәткече Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта. Биредә бер сыердан 18,4 килограмм сөт савыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев