Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Петушок» – иң яхшы бакча

27 сентябрь көнне тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 

– Тәрбияче хезмәте – ул табигать тарафыннан бирелгән зур сәләт. Тәрбияче һәр сабый белән аның балалык елларын уза, дөньяга алар күзлеге аша карый, бергәләп гаҗәпләнә һәм танып-белә, авыр чагында янәшәсендә була, ярдәм кулы суза. Яшь талантларны ачуда, балаларны эш сөючән, көчле ихтыярлы, максатчан, мәрхәмәтле, кайгыртучан итеп тәрбияләүдә дә аларның роле зур, – ди район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина.
Бүген районның 26 балалар бакчасында 128 тәрбияче һәм 217 техник хезмәткәр эшли. Һәр елны район мәгариф учреждениеләренең рейтингы төзелә. Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмалары арасында икенче урында тора. 
– Бакчабызга 1983 елда нигез салынган. Бүгенге көндә 71 бала тәрбияләнә. Экологик юнәлештә зур эш алып барабыз, – дип аңлатып үтә «Петушок»ның җитәкчесе Надежда Кауфетдинова. Коллективта тәҗрибәле хезмәткәрләр дә күп, яңа гына хезмәт юлына баскан яшь белгечләр дә бар. 
– Бу бакчада күп еллар эшлим. Ата-
ана көн саен баласын безгә ышанып калдыра икән, без һәр сабыйга җылы мөнәсәбәттә булырга, балага уңайлылыклар тудырырга бурычлыбыз. Шул максатка эшлибез дә, – ди 29 ел тәрбияче булып эшләүче Светлана Кыямова.
«Петушок» балалар бакчасы 2017 елдан районда беренче булып «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасына кергән. Әлеге проект кысаларында бакча, төрле бәйгеләрдә катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтик, быел май аенда «VIII бөтенроссия экофестивале»ндә катнашып, экологик үсеш хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен сертификат һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
– Тәҗрибә уртаклашу максатыннан күптән түгел район балалар бакчалары өчен семинар уздырдык. Балалар белән практик дәрес үткәрдек, экология турында «Чүп бүтән юк» дип аталган әкият күрсәттек. Шулай ук, мастер-класслар үткәреп, районның башка балалар бакчаларын да «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасында катнашырга чакырдык. Нәтиҗәдә Шилнәбаш һәм Мусабай-Завод бакчалары да программага кушылды, – дип сөйли Надежда Юрьевна.
Бакчаның экологик юнәлештәге эшен ата-аналар да хуплый икән. Алар бу эштә үзләре дә ярдәм итәләр. Әйтик, дүрт яшьлек Әскәр Ахунов, конкурста катнашып, «Гаилә эше» номинациясендә җиңү яулаган.
2017-2018 уку елы нәтиҗәләре буенча икенче урынга лаек булган «Петушок» балалар бакчасы район башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. 
– Бу – коллективның олы хезмәте, җитәкченең хезмәткәрләр һәм ата-аналар белән бердәм булып, тыгыз эшләве нәтиҗәсе, дип бәя бирә коллектив эшчәнлегенә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина. Форсаттан файдаланып, ул райондагы барлык мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмаларында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Саулык-саләмәтлек, озын гомер, авыр эшләрегездә сабырлык сезгә, тәрбиячеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев