«Оныклар яшәртеп тора безне»: Иштирәктә Закировлар гаиләсе 45 еллык сапфир туен бәйрәм итте
җәмгыять

«Оныклар яшәртеп тора безне»: Иштирәктә Закировлар гаиләсе 45 еллык сапфир туен бәйрәм итте

Районыбызда, Өлкәннәр декадасы кысаларында, күркәм чаралар дәвам итә. Шушы көннәрдә Иштирәк авылы мәдәният йортында оештырылган бәйрәм авылдашлар өчен онытылмаслык якты мизгелләргә бай булды. Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше — бергә 45 ел тату гомер итүче, бөтен тормышларын авыл иминлегенә багышлаган хезмәт ветераннары Ләйсирә Мулланур кызы һәм Илдус Котдус улы Закировларны сапфир туйлары белән тәбрикләү иде.

Илдус һәм Ләйсирә Закировлар гаиләсенең 45 еллык тарихы.

Иштирәк авылы мәдәният йортына җыелган халык бу көнне олы буын вәкилләренә булган чиксез рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде. Чарада үзләренең шәхси юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне хөрмәтләп, җылы сүзләр белән котладылар. Аларның һәрвакыт авылның таянычы, яшь буынга тормыш үрнәге булып торуын әйттеләр.

 

Авылның тугры кызы һәм җәмәгать эшлеклесе

 

Бәйрәмнең кадерле кунагы Ләйсирә ханымның тормыш юлы туган авылы Иштирәк белән тыгыз бәйләнгән. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Бигеш авылында 9–10нчы сыйныфларда белем ала, аннары Түбән Кама шәһәрендә кассир-контролер һөнәрен үзләштерә. Канатланып торган яшь кызның язмышын 1979 елда авыл җирлеге председателе Әзгәр Зариповның бер тәкъдиме үзгәртә. Авыл советанда хисапчы кирәк булгач, ул яшь белгечне эшкә чакыра. Олыгаеп баручы әнисен ялгыз калдырасы килмичә, Ләйсирә ханым озак уйлап тормыйча туган авылына кайтырга ризалаша.

 

Шушы көннән башлап аның үрнәкле хезмәт юлы башлана: ул 26 ел дәвамында авылда бухгалтер, 7 ел авыл советы секретаре булып хезмәт итә, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укып, һөнәри дәрәҗәсен дә үстерә. Соңрак 5 ел буе «Миләүшә» балалар бакчасында мөдир булып, нәниләргә җылылык өләшә. Үз урынында сайлау комиссияләрендә, агитаторлык эшендә дә актив катнашып, авылның җәмәгать тормышында кайнап яши.

 

«Бер күрүдә үк гашыйк булдым...»

 

Нәкъ менә шушы кайнап торган эш елларында — 1980нче еллар башында аның тормышына мәхәббәт утлары керә. Зәй районы Кәрәкәс авылыннан Иштирәккә эшкә килгән яшь инженер һәм профсоюз председателе Илдус Закиров гүзәл кызны бер күрүдә үк ошата. «Бер күрүдә үк сине ошаттым да, гашыйк булдым», — дип искә алырга ярата тормыш иптәше Илдус Котдусович. Сөю хисләре бер елдан артык сынала: 1981 елның февралендә Илдус Ләйсирәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, ә шул ук елның 14 мартында авылда гөрләтеп туй ясыйлар.

 

Яшь пар Иштирәк авылында төпләнеп, үз куллары белән иркен йорт салып керә, гаилә учагын дөрләтеп җибәрә. Алар ике искиткеч тырыш, үҗәт һәм максатчан ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген ике улы да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Берсе — Түбән Камада, икенчесе — туган авыллары Иштирәктә төпләнгән.

 

«Оныклар яшәртеп тора безне...»

 

«45 ел бергә яшәүнең сере нидә дип сорыйсыз. Ул күп түгел миңа! Дөресен әйтәм, тормыш булгач аның төрлесе булды. Савыт-саба да шалтырамыйча тормады. Әмма иң мөһиме — сабыр булырга кирәк! Мин менә сабыр булганга, Илдус белән матур тормыш итә алдык дим. Аннан бер дә зарланмыйм, Аллаһка шөкер, бик яхшы кеше булды. Әмма юл куеп, сабыр булып мин яшәдем дип әйтә алам. Хәзер дә барысы да яхшы дим. Алга таба да шулай булса иде», — дип, үзенең бәхет серен ача Ләйсирә ханым.

Бүгенге көндә Закировлар гаиләсенең төп бәхете һәм шатлыгы — аларның оныклары. Олы оныклары (кызлары) Казанда югары уку йортының 2нче курсында белем ала. Бер оныклары Иштирәк авылы мәктәбенең 7нче сыйныфында укыса, иң кечкенәсе балалар бакчасына йөри. «Атна саен кайталар, шуларны көтеп, шулар белән куанып, алар белән уйнап гомер итәбез. Оныклар яшәртеп тора безне!» — дип сөенеп сөйли Ләйсирә ханым.

 

Ләйсирә Мулланур кызы һәм Илдус Котдус улы Закировларны сапфир туйлары белән тәбрикләү.

 

Сапфир туй

 

Бәйрәмнең иң зур уртак шатлыгы исә Закировлар гаиләсенең 45 еллык берлек бәйрәме — сапфир туйлары булды. Әлеге күркәм парны котлар өчен махсус бирегә килгән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина бәйрәмгә аеруча рәсми һәм шул ук вакытта тантаналы төс бирде. Ул Илдус Котдус улы белән Ләйсирә Мулланур кызын сәхнә түренә чакырып, җылы тәбрикләү сүзләрен юллады. Парлар җитәкче каршында тагын бер кат тантаналы рәвештә язылу таныклыгына үз имзаларын куйдылар. Эльвира Мостафина аларга туй котлавын, изге теләкләрен җиткерде. 

 

Тантананы алып баручы, Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева исә Закировлар гаиләсенең үткән үрнәк тормыш юлы, хезмәт еллары һәм бергәлек хатирәләре турында сөйләгәндә, Ләйсирә ханым күз яшьләрен тыя алмады. Бу шатлык һәм рәхмәт яшьләре иде — ул әйтерсең лә еракка, нәкъ 45 ел элек булган яшьлек һәм туй көннәренә кире әйләнеп кайтты.

Чара олы буынга карата оештырылган матур концерт программасы һәм якты теләкләр белән дәвам итте.


Нет комментариев