Көзге печәнне авылдашларына өләшеп чыкканнар
Авыл хуҗалыгы

Көзге печәнне авылдашларына өләшеп чыкканнар

Иске Абдул авыл җирлегендә үз хуҗалыкларын алып баручылар, мал-туар асраучылар шушы көннәрдә төргәк-төргәк печән ала башлады. Эш шунда: «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе үз эшчеләренә, аеруча зур көч куючы механизаторларга, өченче покустан җыеп алынган көзге печәнне өләшеп чыккан.

Иске Абдул авыл җирлегендә үз хуҗалыкларын алып баручылар, мал-туар асраучылар шушы көннәрдә төргәк-төргәк печән ала башлады.

Моннан тыш, шәхси пай җирләре булган авылдашларга ел саен пай өчен 2 рулон печән, 3 центнер арпа һәм 2 центнер бодай да бирелә. Җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелеп тора икән.

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина: «Марат Тәлгатович — авылыбызның чын тоткасы. Әле бит аның ярдәме белән авыл эче юлларын төзекләндерү эшләре дә җанланып китте. Якын арада Мәчет урамында асфальт юл салыначак. Мәдәният йорты каршындагы һәйкәлдән башлап мәчеткә кадәр булган 800 метрлык аралык та нәкъ менә аның ярдәме белән төзекләндереләчәк», - дип билгеләп үтте.

Фотолар: Резидә Сафина тарафыннан бирелде


Нет комментариев