«Кызны машина белән озатырга» яки Таһир абыйның хәйләсе ничек ачылган
Әдәби хәзинә

«Кызны машина белән озатырга» яки Таһир абыйның хәйләсе ничек ачылган

Роза апа белән Таһир абыйга, үзләрен артык якыннан белмәсәм дә, күрешеп алган мәлләрдә сокланмый калмыйм. Берсен-берсе тулыландыра-тулыландыра сөйләгән кыска гына кыйссаларында да һәрчак олы бер хикмәт я булмаса җылы юмор ятар, гыйбрәт яки үрнәк алырлык җеп очы булыр. Менә быел да бергәләп каен себеркесе – безнең якта аны пиннек диләр – җыйган мәлдә колагыма чалынып калган сүзләре күңел дәфтәремдә урын алды.

Роза апаны армиядән кайтып килгән көнне очраткан Таһир абый.

«Бер белмәгән кешегә утырмыйм!»

- Роза апаңны армиядән кайтып килгән көнне очраттым мин. Авылга җәяүләп атлаган җиремнән яныма йөк машинасы килеп туктады, кабинага сикереп мендем – шофер янында бер чибәр кыз утыра. Исәнләштем дә шуның белән шул, ул чакта бер сүз дә сөйләшмәдек. Мин үзебезнең авылда төшеп  алдым, машина ары китте. Бер-ике көннән солдат киемнәремне киеп клубка чыксам – какраз ниндидер концерт булган кич иде ул – кызлар арасында шул чибәркәй күземә ташланды.

Минәйтәм, безнең авылныкы түгел дә түгел инде бу, кем булыр, кунак кызы микән, кемгә кайткан... Тимерне кызуында сугарга яратам мин – энекәштән белешеп тә алдым. Күрше авылда больницада медсестра булып эшли икән, безнең район кызы; егете-мазары юк, халык бик ярата ди үзен... Кич буе күз кырые белән генә күзәттем үзен – тыйнак күренә, чәчрәп тормый. Концерт беткәч, барып сүз куштым, тегесен-монысын сөйләшкән булдык.

- Әйдә, - мин әйтәм, - матай белән генә җилдертеп илтеп куям үзеңне.

- Ю-уук, - ди башын чайкап. – Бер белмәгән кешегә утырып кайтырга...

- Ничек белмисең инде, беркөн бер машинада кайттык бит әле, -дим.

Үз киресе кире булды, тәки авылдашлары белән кайтып китте бу. Әһә, дим, акыллы кызга охшаган, егет күрдем дип капланмый... Күңелгә кереп калды бит, нишләтәсең...

Мәхәббәткә илткән беренче адымнар

Кызны күрер өчен авылдан авылга йөргән чаклар

Бер кичне авылларына эзләп бардым, өйләрендә юк - туганнарына киткән икән. Кире борылмадым – туганнарына киттем. Кыю гына барып кердем, аптырап тора Роза апаң. Һаман бер сүзне кабатлый: “Синең яныңа чыкмыйм, бер белмәгән кеше...”, имеш. Шулчак моның түтәсе, базарда мал сайлагандай, мине әйләнеп-тулганып карап чыкты да:

- Үскәнем, болай юньле кешегә охшаган бит, бар, чык, - дип, хәер-фатихасын биреп, кызны кич чыгарып җибәрде.

Шуннан йөреп киттек инде. Күрше авылда больницада эшли дигән идем бит, матай белән анда да җилдерәм. Әткәйнең “Жигули” машинасы бар барын да, кызлар янына свиданиега барам дип машина сорарга әллә ничек. Ул заманда әткәй-әнкәй белән кызлар темасына авыз тутырып сөйләшү бармыни...

«Абыйны барып алам» дигән хәйлә

Шулай да бервакыт Роза янына машина белән барырга булдым. Шәп егет булып күренәсе килә бит, машина белән генә килеп туктап, капка төпләренә үк машина белән генә илтеп куясы килә... Безнең олы абыйның Себердә эшләгән чагы иде. Тоттым да әткәйгә:

- Абый кайткан икән, Пучы чатында көтеп тора диделәр, мин тиз генә машина белән барып алам, җәме, - дидем дә ялт кына машинага кереп чумдым. Янәсе, озаклап аңлатып торырга вакыт юк, ут капкандай ашыгам, абыйны көттермәскә исәп... Кузгалып китәм дигәндә, икенче як ишекне ачып, әткәй дә кереп утырмасынмы?!

- Әйдә, мин дә барам!

Киттек инде, нишлисең... Себердәге абый каян килеп Пучы чатында булсын. Аның каравы, эш сәгате бетеп, Роза чыгып баскан, анда-санда килеп чыккан машина туктаса да, утырмый, матай белән килер дип мине көтә бит... Әткәй дә ләм-мим, мин дә ләм-мим. Кызны утырттык, авылларына илтеп куйдык, үзебезгә кайтып киттек – машина белән кыз озатуым шул рәвешле булды.  Соңыннан әткәйнең әйткәне бер генә сүз булды:

- Вәт шельма!

Элек матай белән йөргәннәр, хәзер машина сорыйлар

Ул чакта — матай, хәзер — машина

Роза белән өйләнешкәч тә бу хәлләрне гел кызык итеп искә төшерә идек. Бер кыз, бер малай үстердек, инде оныклар бар. Бервакыт сизәм – малайның борынына кызлар исе керә башлады бит. Кичләрен тәтәй киенеп чыгып китә, кесәдә тарак, ботинка чистартылган. Беркөнне минем тирәдә бөтерелеп йөрде дә сорый бу:

- Әти, машинаңны биреп тор әле, - ди.

- Кая барасың? – дим, кая барасын инде чамаласам да.

- Энҗене районга алып барып кайтырга иде. – Малайның тавышы кыю яңгырый.

- Энҗесе кем тагын?

- Соң, минем йөргән кыз инде. Чәч кистереп кайтасы бар ди... Әти, бир инде машинаны, ату бүтән берәрсе белән китеп бара бит...

- Акыллы кыз булса, китмәс, көтәр.

- Көтә ди сиңа. Берәрсе машина белән алып барам дисә, китә дә китә инде, мине көтеп утырмый...

Менә шулай, күпме генә вакыт үткән кебек. Ә заман белән заман арасында никадәр аерма ята...


Нет комментариев