Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
“Хатын сине аңлый мени ул...”
Казаннан кузгалып китүгә автобус эчендә яңгырый башлаган тавыш Чаллы автовокзалына кадәр дәвам итте. Юк, ызгыш-талаш түгел, ә шофер янындагы утыргычта бик көр кыяфәттә бертуктамый сөйләшеп барган ир-егетне күздә тотуым. Сизелеп тора: юлга чыгар алдыннан әйбәтләп кенә тамак чылатып алган. Шунысы бар: ул ямьсезләнеп сөйләшми, телендә сүгенү сүзләре дә юк. Кайбер автобуста пассажирлар өчен юл буе телевизор эшләп барса, бүгенге сәяхәттә телевизорны шушы ир алыштырырга җыенган диярсең. Аңлавымча, ул таныш шоферы янына “куян” булып кына менеп кунаклаган. Аның бертуктамый телефоннан сөйләшүен, өч сәгатьлек монологын (шоферның ара-тирә сүз кыстырып баруын исәпкә алмасак) тыңлап баруга дучар ителгәч, язмыш китабының берничә бите минем дә күңелемә сызыла барды. Укучы гафу итсен, бу язмада эзлеклелек тә, аерым гына бер гыйбрәтле вакыйга да күзгә чалынмаска мөмкин...
-
Иң якын дустым иремне тартып алды
Рузалия апа белән чираттагы сәфәремдә, Чаллы-Казан автобусында таныштым. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, әмма күңел хөрлеген, йөз ачыклыгын югалтмаган бу ханымның гомер юлы тоташ сынаулардан гына тора диярсең...
-
“Беренче мәхәббәтем белән яшәп ятам...”
Автобуста ерак юлга чыкканда, сүзгә саран юлдаш кына очрамасын дим мин... Бәхетемә, бу юлы янымда утырган К. дә бик сүзчән ханым булып чыкты. “Безнең якларда булганыгыз бармы, әй кешеләре әйбәт инде”, дип иң башта үзе сораштыра башлады.
-
“Беткә үч итеп тун яктым”
Япь-яшь кызлар кебек күренгән Галиянең буй җиткергән балалары бар икән инде. Бөтен бәхете йөзендә яшьлек һәм матурлык булып чагылган бу ханым сүзгә сараннардан булмаса да, кирәген генә сайлап сөйли белә, юл буе үз тормышын бәян иткәндә, мин аннан язарга яраганнары турында рөхсәт алырга өлгердем.
-
Гөл кадерен былбыл белер
Көчсезләрдән көчсез ни көчсез дисәләр, милләтнең бөек шәхесләре алдында каләм көчсез, дияр идем мин. Аларның иҗаты, үткән гомере, эшләнгән эшләре алдында сүз дә кодрәтсез кебек. Бу язмада һич кенә дә Илһам Шакировның иҗатына бәя бирергә җыенуым түгел - халык аңа күптән үз бәясен биргән инде. Тик хәтеребез саекмасын өчен үткәннәргә кабат әйләнеп кайтулар кирәк әле, кирәк.
-
Кайчан туктатырга?
Урам капкасы кинәт шапылдап ачылды, кемнеңдер ахылдаганы-уфылдаганы, ыңгырашканы ишетелде. Бакчада помидор сабаклары бәйләп йөргән Рәхилә, керүчедән дә битәр авыр сулап, ишегалдына атылды. “Тагын берәр җире бәрелгәндер, сынгандыр, тайгандыр!” Хатынның уйлары төпчеге – әле агач башыннан тәгәрәп төшәргә, әле койма башыннан мәтәлергә, әле абзар түбәсеннән егылырга җай гына эзләп йөргән шук малае турында иде.
-
«Мама диясем килде...»
Зәнфирә апа белән беркадәр аралашсам да, аның тормыш сәхифәләреннән әллә ни хәбәрдар түгел идем. Бервакыт иптәш кызымның яңа фатирын күрергә баргач, ишек төбендәге эскәмиядә элекке танышым Зәнфирә апаны, аның янындагы сөйкемле мөселман хатынын, буй җиткән матур кызны күреп, тукталасы иттем. Зәнфирә апа оныгы белән киленен озата чыккан икән. Алар киткәч, мин чын күңелдән: «Камиләгез бигрәкләр дә әнисенә охшаган икән», дидем. Зәнфирә апа сагышлы көрсенеп: «Бөтенесе шулай ди. Нык охшашканнар шул, үз әнисе булмаса да...» дип куйды.
-
Күрше тавыгы
Китап сөюче дусларыбызны янәдән әдәби мәйданга чакырабыз. Бүген игътибарыгызга Айгөл Әхмәтгалиеваның юморестик хикәясен тәкъдим итәбез.