Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби мәйдан

Күрше тавыгы

Китап сөюче дусларыбызны янәдән әдәби мәйданга чакырабыз. Бүген игътибарыгызга Айгөл Әхмәтгалиеваның юморестик хикәясен тәкъдим итәбез.

Ир-атка бүләк сайлаудан да авыррак нәрсә бар микән? Күпме генә баш ватсаң да, исемлекне су буе итеп тезә алмыйсың: наски, адикалун, кырынгыч, кырыныр өчен дигән крем, кырынганнан соң сөртә торганы... Артыграк санасаң, берәр күлмәк яки футболка ише нәрсә телгә килергә мөмкин. Шуның белән шул. Иренең туган көне якынлашкан саен, Фәниянең эченнән генә уфтануы ешайганнан-ешая: и-и, безнең кибетләрдә ни булсын, күрер күзгә генә киштә-киштә күренә, алам дисәң, бер юньле нәрсә табарлык түгел. Чит илдәгеләргә рәхәт ичмаса, әллә ниләр уйлап чыгарырга маһирлар, кием-салымнары фыртавай, ислемайлары да бездәге “Шипр” ише түгел... 

- Кеше ирләре төсле, үземә ияртеп базарга да алып чыга торган  түгел бит, - дип ире Фәритне гел битәрли Фәния. – Адәм көлкесе, сиңа дигән чалбарны да үзем киеп карап алам бит.

- Соң, гөлкәем, бик белеп аласың, бер чалбарның да артымнан төшеп калганы юк, тап-таман була, - дип мыек астыннан елмая Фәрите. Гомер бакый базар бусагасын атлап кергәне юк үзенең, җене сөйми. Космостан урап кайт дисәләр, биш әйләнергә риза булыр иде, тик базар ише җиргә генә аяк бастырмасыннар!

Иренең бу гадәтенә авырлык белән генә ияләште Фәния, “пәлтәң тузган, яңаны алыйк”, дисә дә, “бүрегең кыршылып беткән” дисә дә Фәритнең үз туксаны туксан: гөлкәем, үзең киеп кара да ал инде... Чир китә – гадәт китми, диюләре хак икән. Ничә ел бергә яшәп тә, ирнең холкы үзгәрмәде, күлмәгенең терсәге тишелеп чыкканчы кисә кияр, үзе барып яңаны сатып алмас.

Фәния исә кибетнең, базарның эчен-тышын әйләндереп йөрергә ярата. Сайланып та куя инде, ошаткандай итеп алып кайткан эчке күлмәген дә кырык илтеп, кырык алыштырып кайтырга мөмкин. Өйгә кайткач, әйләндерә-тулгандыра, я төсе ошап бетми, я тукымасы сыйфатсыз тоела, я берәр җөйдә асылынып калган җеп күзгә ташлана. Кызылын акка, агын зәңгәргә, зәңгәрен яшелгә алыштыра торгач, яшелен иң әүвәл алган кызыл күлмәккә алыштырып кайткан чаклары да булмады түгел.

- Бездә адәм рәтле нәрсә бармыни ул, менә чит илдә ичмаса... – дияргә ярата Фәния, гәрчә үзенең Чаллы белән авыл арасыннан беркайчан да еракка китеп караганы булмаса да.

Эш шунда: бертуган апасының кызы, Интернет дигән хикмәт аша бер француз егете белән танышты да, беркемнең ай-ваена карамастан, шуңа кияүгә чыгып, былтыр Парижга китте дә барды. Хәзер ни, элекке кебек конвертлап хат язып торыш юк, телефонны я компьютерны кабызасың да, кара-каршы утырып сөйләшкәндәй сөйләшәсең, арадагы чакрымнар югала да куя. Гөлгенә дә ике көннең берендә ым салып кына тора, Фәниягә дә Париж урамнарын, кибетләрен фотога төшереп җибәрә, яңа кием-салым алса, аны да күрсәтергә онытмый. И авыз сулары корый инде Фәниянең шуларны күреп, “бездә юк инде, юк” дип уфтануы янә ешая. Яз башында Гөлгенә кияве белән парлап Чаллыга кайтып китте, француз дисәң дә, аның Джоны да шулай ук ике куллы, ике аяклы адәм баласы икән, бер артык җире күзгә чалынмады чалынуын.

Әле менә узган шалтыратуында Гөлгенә:

- Җизнинең юбилеен котлап бәләкәй генә күчтәнәч салмакчы булабыз, нәрсә алсак әйбәтрәк булыр икән? – дип әйтеп сөендерде.

- И-и, апаем, мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде анысы... Шулай да чит ил бүләге - чит илнеке булыр инде ул, җизнәң дә шатланыр, - диде күңеле нечкәрергә өлгергән Фәния. – Болай кисәк кенә башка да килми бит әле, үскәнем, уйлыйм әле алайса, җәме.

- Уйла, апа, уйла, түлке посылка ящигына сыярлык булсын инде ул, - дип шаяртып саубулашты Гөлгенә, апасының күңеленә корт салуын абайлап.

Скайпны сүндергәч, тегеләй исәпләде Фәния, болай исәпләде – башына ник бер төпле фикер килсен! Фәритенә әйтү юк инде, шундый сюрпризны вакытыннан алда ачып салырга соң... Берәр французский, супермодный, бездәгеләрнең берсендә дә булмаган, төшенә дә кермәгән бүләк табарга иде бит... Авылга кайтсаң да, туганнарга кунакка барсаң да, “французский!” дип кычкырып торырлык...

- Апаем, таптым бит, таптым! Җизнәңә бүләк дигәнеңне таптым! – Скайпны кабызуга, Фәния, сулышына буылып тезеп китте. – Бервакыт миңа җибәргән фотода синең Дыжоның кигән эшләпәне әйтәм. Аның матурлыклары! Аның фасоны! Бигрәкләр килешле, бигрәкләр модный күренә. Тач шундыйны сала күр берүк, бүтән бүләк эзләп тә йөрмә! Аны кисә, минем Фәритем дә кыяфәте белән француздан ким буласы түгелдер, хи-хи-хи... – дип чын күңелдән кеткелдәде ул, сеңлесенә авыз ачарга да ирек бирмәстән.

- Апа, соң ул эшләпә...

- Шул эшләпә, шул эшләпә... – Гөлгенәнең әйтә башлаган сүзен бүлеп, Фәния кош урынына сайрады. – Җизнәң зерә ярата шундый эшләпәне. Менә сюрприз булыр! Күпме эзләп, таба гына алганыбыз юк иде, - дип күзен дә йоммый борчак сипте Фәния, үз ялганына үзе дә ышана башлап. – Кибетләрне ай айкадык, ел айкадык – и-и-и, үскәнкәем, үзең дә беләсең бит инде, бездә син теләгән әйбер бар дисеңме. Менә сездә ул, чит илдә ичмаса...

- Юбилейга эшләпә – әллә ничегрәк булыр бит, - дип нигәдер кычкырып көлеп җибәрде Гөлгенә, аннан нидер уйлап тынып калды. – Бездә, чит илдә дисең, сюрприз дисең инде алайса... Ярар, апа, борчылма! – дип, ул  әле дә булса шырык-шырык килеп саубуллашты.

Фәритнең туган көненә ерак Париждан килеп төшкән посылка, чыннан да, ир өчен сюрприз булды. Эчендә ни генә юк! Аның балыкка йөрергә яратканын белеп, Гөлгенә белән Джон бик кәттә французский кармакларга тиклем салганнар иде. Ире шулар белән әвәрә килгән арада, Фәния сеңлесенең көлә-көлә язган хат кисәген бер кулына, коңгырт төстәге фыртавай эшләпәне икенче кулына тотып, берара байтак исәңгерәп утырды. “Былтыр Чаллыга кайткач, чит илнеке дип соклана-соклана, Джон бу эшләпәне сезнең өй янындагы сәүдә үзәгеннән алган иде, син күргән фотога шуны киеп караганда төшкән иде ул.  Җизнинең җылы башында тузсын!” - дип ике-өч җөмләлек записка язып салган иде мут Гөлгенә. Чыннан да, эшләпәнең артында “маде ин Россия” дип язылган хәрефләр чекрәеп тора иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев