Шимбә, 10 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7–12 метр тизлектә исәчәк. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +3…+8 градус, республиканың көнбатышында +11 градуска кадәр булачак. Көндез һава +15…+20 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев