Чәй табынына — хуш исле балан бәлеше
Табын яме

Чәй табынына — хуш исле балан бәлеше

Көзнең иң тәмле күчтәнәчләренең берсе — балан бәлеше. Чәй янына куярга менә дигән ризык! Әлеге рецепт буенча сез дә өйдә тәмле балан бәлеше пешерә аласыз.

Чәй табынына — хуш исле балан бәлеше

Кирәкле ингредиентлар

Камыр өчен:

  • 1 кап чүпрә;
  • 2 аш кашыгы шикәр комы;
  • 4 аш кашыгы он;
  • 2 стакан җылымса су;
  • 6 аш кашыгы сыек май;
  • 1 чәй кашыгы тоз;
  • камыр басарлык он.

Эчлек өчен:

  • 600 г балан;
  • 300 г шикәр комы;
  • 4 аш кашыгы манный ярмасы яки он;
  • 1–2 алма.

Әзерләү тәртибе

Камыр әзерлибез

Чүпрәгә шикәр комы һәм 4 аш кашыгы он кушып болгатабыз. Өстенә 1 стакан җылымса су салып, чүпрә күпергәнче җылы урында тотабыз.

Аннары калган 1 стакан суны, сыек майны, тозны һәм кирәк кадәр он өстәп, йомшак камыр басабыз. Камырны каплап, кабарырга куябыз.

Бәлешне алдан җылытылган мичтә өсте кызарганчы пешерәбез.

 

Баланнан эчлек ясыйбыз

Баланны бераз су салып, төсе үзгәргәнче пешерәбез. Аннары дуршлагка салып, суын саркытабыз. Баланга шикәр комы һәм манный ярмасы яки он кушабыз. Алмаларны эре угычтан уып, эчлеккә өстибез һәм яхшылап болгатабыз.

Камырның бер өлешен җәеп, майланган табага салабыз. Эчлекне тигезләп җәябез, өстен икенче камыр белән каплап, кырыйларын бөрәбез. Бәлешне алдан җылытылган мичтә өсте кызарганчы пешерәбез. Бераз суытып, телемнәргә бүлеп табынга бирәбез.


Нет комментариев