Тукай районында «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кызганнан-кыза бара. 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр райондашларыбыз өчен яраткан басмасына ташламалы бәядән — нибары 1238 сум 28 тиеннән язылу мөмкинлеге булдырылды. Газетаны турыдан-туры редакциядән килеп алучылар өчен бәя тагын да кулайрак — нибары 850 сум.

Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсендә «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире Олеся Аверьянова язылу кампаниясе барышы турында хисап тотты. Аның чыгышыннан соң сүзне район башлыгы Камил Нәҗмиев алды. Ул Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан игълан ителгән «Район газетасына язылу бүләк ит!» акциясенә тукталды һәм бу изге гамәлгә үзеннән зур өлеш кертергә ниятләвен белдерде.
«Якты юл» — районыбызның байрагы
— Чыннан да, бу — безнең тарих, халкыбыз язмышы. «Якты юл» — ул безнең үткәнебезне киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерүче, районыбызның йөзек кашы, аның байрагы. Мондый басманы саклап калу, аның тиражын арттыру — һәрберебезнең изге бурычы. Мәгълүмат эчтәлекле, яңа форматлы булганда, кешеләр аны яратып укый, сайттан да актив файдалана. Яңа баш мөхәррир килү белән газетада яңа сулыш ачылды, — дип мөрәҗәгать итте Камил Римович залда утыручыларга.
— Бу игелекле эшне мин үземнән башларга булдым. Районыбызның иң хөрмәтле, 100 яшьлек юбилеен тутырган сигез ветераныбызга мин шәхсән үз исемемнән «Якты юл» газетасына язылу бүләк итәм. Башка эшмәкәрләребез, оешма җитәкчеләребез дә бу саваплы гамәлгә кушылсын иде.
Биргән вәгъдәсен район башлыгы Камил Нәҗмиев озакка сузмады. Икенче көнне үк ул, эш графигының тыгыз булуына карамастан, юлга чыкты. Максаты — Мерәс авылында гомер итүче, 101 яшьлек тыл ветераны, хөрмәтле укытучы Маһира Хәйретдин кызы Мәрдәнованы шәхсән котлау һәм аңа «Якты юл» газетасына язылу бүләк итү иде.

Маһира апаның тормыш китабы — ул үзе бер тарих. Педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, туган авылы мәктәбендә ул 35 ел дәвамында башлангыч сыйныф балаларына белем һәм тәрбия биргән. Һәр сабыйның кулына каләмне дөрес тотарга өйрәтү, хәреф таныту өчен күпме сабырлык кирәк — Маһира апа бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен йөрәге аша уздырган.
Тормыш иптәше белән бергә алар алты бала — биш ул һәм бер кыз үстергәннәр. Балаларына күрсәткән олы мәхәббәте, тырышлыгы һәм намуслы хезмәте өчен Маһира Хәйретдин кызы «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.
Маһира апа «Якты юл»ның һәр санын укый
Мөхтәрәм ветеран гаилә тормышыннан читтә калмый: ул балаларына да, оныкларына да зирәк киңәшләрен биреп, аларны тәрбияләүдә актив катнаша, гаилә учагын сүндерми саклый. Вакытны дөрес бүлә белгән ветеран һәр эшкә дә өлгерә. Ул — биш вакыт намазын калдырмый укучы дин кардәшебез, күңелен пакълаучы. Моннан тыш, Маһира апаның яраткан гадәте — уку. Ул китап-журналларны гына түгел, «Якты юл» газетасының һәр санын игътибар белән укып, дөнья хәлләре белән танышып бара. Аның өчен газета — ул яңалыклар чыганагы гына түгел, ә буыннар арасындагы нечкә генә җепне тоташтыручы күпер дә.
Район җитәкчесе бик күп еллар газетадан аерылмаган ветеранга 2027 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына бушлай язылу сертификатын тапшырды.
— Сезнең буын — безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз. Сез күргәннәрне язып бетерерлек түгел. Бүген без сезгә кечкенә генә бүләк — район яңалыкларын, уңышларыбызны һәм шатлык-кайгыларыбызны җиткереп торучы басманы бүләк итәбез. Сезнең кебек сугыш һәм хезмәт ветераннары безнең өчен һәрчак маяк булып тора, — дип, Камил Нәҗмиев Маһира апага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

Маһира апаны котларга һәм хөрмәтләргә район социаль яклау идарәсе башлыгы Гүзәл Латыйпова, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Марат Сафин һәм «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире Олеся Аверьянова да килгән иде.
Беренчелекне бирмәгез
Хуҗабикә кунакларга акыллы киңәшләрен җиткерде. Район данын һәрчак югары тотарга өндәде, авылны ямьләп торган җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.
«Район буенча бер кешегә дә беренчелекне бирмәгез. Сәламәтлек телим сезгә, аннан да олырак бәхет юк. Байлык ул бер айлык, байлык ул дәрәҗә түгел. Тукай белән Сәйдәшев исемен бер дә телегездән төшермәгез. Югары тотыгыз! Алар икесе дә күренекле шәхесләр. Марат Сафин белән Резидә Сафина — молодцылар! Авылыбызны тотып торалар», — дип горурланып сөйләде Маһира Мәрдәнова.
Камил Римович та рәхмәтен белдерде: «Олы кешенең бу әйткән һәрбер сүзе дога кебек», — дип билгеләп үтте.
Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина исә Маһира апаның авылның зур байлыгы булуын ассызыклады: «Безнең җирлегебездә бер гасырдан артык яшәгән олуг кешебез ул Маһира апа. Саулык-сәламәтлек белән гомер итәргә үзенә. Безгә исә аның 105 яшьлек юбилеена да килергә язсын әле!» — дип теләде ул.
102 яшьлек ветеран һәм 50 еллык «Якты юл»
Очрашу аеруча дулкынландыргыч вакыйга булды. Беренчедән, 13 октябрьдә 102 яшен тутырачак Маһира әбинең хәтере сокланырлык, зиһене ачык, ул бүген дә район тормышын күзәтеп, һәр яңалык белән кызыксынып бара. Икенчедән, быел «Якты юл» газетасының да 50 еллык — алтын юбилеен билгеләп үтүе очраклы туры килмәде. Димәк, буыннар очрашуы, тарих һәм киләчәкнең бергә кушылган мизгеле буларак, бу вакыйганың мәгънәсе икеләтә зур.
Маһира апа исә кунакларны озатырга чыккач та: «Хезмәт төбе — олы хөрмәт. Алдынгылыкны бирә күрмәгез! Мин дәрәҗәлекне яраттым! Дәрәҗәле булыгыз!» — дип саубуллашты һәм үзенең фатихасын бирде.
102 яшьлек ветеранның йөзендәге бәхетле елмаю, аның рәхмәтле күзләре — район җитәкчелегенең бу гамәленең иң олы бәясе. «Якты юл» киләсе яртыеллыкта да Маһира апа һәм аның кебек лаеклы ветераннарыбызның өйләренә килеп, аларның күңелләренә җылы өстәп торыр.

Нет комментариев