Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар «Ат көне»ндә җиңү яулады

Шушы көннәрдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышлап өченче мәртәбә ат узышлары үтте. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнаштылар.

Ярышларда Тукай районы данын яклап, «Ярыш» хуҗалыгы исеменнән үзләренең атлары белән алты спортчы чыгыш ясады. 
Чиста нәселле менге атларда җиңүче дип «Рашен Глим» кушаматлы атны иярләгән жокей Алинә Хәйретдинова табылды. Ә иң тиз йөк ташучы атлар конкурсында «Пик» кушаматлы аты белән жокей Инсаф Хөсәенов өченче урынны яулады. 
Республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар алу белән котлап, хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка җиңү кубоклары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев