Мин язарга алынган кеше герой исемен дә яуламаган, күкрәген орден-медальләр дә бизәми. Гади авылның, гади бер кызы ул. Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Сабира исеме көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучы, Аллаһның түземле, сабыр кешесе дигән мәгънәне аңлата. Сабира Сәүбән кызы үзенең исемен тулысынча аклый.
Парлы үткән гомер
Һәр авылда бөтен кеше сокланырлык итеп яшәүче, яраткан кешесен ихлас ихтирам итеп гомер кичерүче бәхетле парлар була. Мәрхүм Нурфән абый белән Сабира апалар 47 елдан артык бик бәхетле пар булып, бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлап, бер җан, бер тән булып яшәделәр. Шушы дустанә багланышлар җылысында өч бала тәрбияләнгән. Тату, тыңлаучан, әдәпле булып эшләп үскәннәр. Минһаҗевларның уллары, кызлары – аларның горурлыгы. Кияү-киленнәрнең үзләренә тиңен, пакь күңелле, эшчәннәрен сайлый белгәннәр. Оныклар, оныкчыклар исә нигез-йортның якты нуры, Сабира әбекәйләренең сүрелмәс куанычы.
Сабира апа үзе Иске Байлар кызы. 7нче сыйныфны тәмамлагач, фермага сыер саварга килә. Әле иңнәре дә ныгымаган тырыш, сабыр Сабира ул чагына нечкә генә бармакларының ничек арыганын, өлкәннәр белән тиңләшеп эшләүләрнең авырлыгын сөйләп зарланып йөрми. Тырыша-тырмаша, әмма иңнәренә алган хезмәтне башкалардан ким башкармас өчен бөтен көчен куя. Күрше авылның шофер егете Нурфән кызны кайда, ничек очраткандыр, анысы аларның яшьлек хатирәсе, әмма икесенең дә 47 ел иңгә-иң яшәү дәверендә бу очрашу, кавышулары өчен үкенгәннәре булмады. Боерганга килен булып төшкәч, Сабира апа хат ташучы хезмәтенә алына.
— Ул чагында авыр эш иде ул. Һәр өй саен 5-6 төрле газета-журнал килә. Һәр көнне җилкәне сытардай авыр сумканы асып, өйдән-өйгә йөгерәм. Вакытында таратсаң, йөзең якты була, — дип искә ала Сабира апа. — Аннары элек туган-тумачаның хәлләрен белешү бар иде. Шуңа да бәйрәмнәр җитсә, кочак-кочак котлау открыткалары, телеграммалар килә. Әмма эшләве, кешеләргә шатлык таратуы күңелле иде.
1982 елда Сабира Минһаҗеваны көнкүреш хезмәте кабул итү пункты мөдире итеп куялар. Менә монда инде кеше белән эшли белергә, арадашчы хезмәтен кеше күңеле булырлык итеп башкарырга кирәк. Авыл кешесенең нинди генә йомышы төшми: берәүнең кер юу машинасы ватылган, икенчесенең суыткычы эшләми, аяк киемнәрен ремонтлатып кайтарасы, киез итек бастырасы, өс киеме тектерергә кирәк. Сабира апа һәр заявканы вакытында бирергә, аны сыйфатлы итеп башкаруларына ирешкәнче тырыша.
«Ул чорда авылдагы комплекслы кабул итү пункты аша 17 төрле хезмәт күрсәтелә иде. Бер көнне заявкалар дәфтәрем килеп чыкты, өч айда гына да йөзгә якын өс-баш киеме химик чистару үткәреп алып кайтканмын. Унҗиде көнкүреш техникасы, егермедән артык өс-баш киеме ремонтлатканмын. Авыл хезмәтчәннәренең заказы буенча 1260 сумлык, ягьни 106 пар киез итек, 220 данә трикотаж кием, иске бәядә 574 сумлык аяк киеме сатканмын», — дип сөйли Сабира апа.
Эш сөйгәнгә эш язган
Авыл халкының хәтерендәдер, ул еш кына терлекчеләр янына, хәтта күрше авылларга заявкалар кабул итәргә бара иде. Эшкә ихлас бирелгән, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торган Сабира апа ул елларда көнкүреш хезмәте идарәсе комплекслы кабул итү пунктлары арасында алдынгылыкны бирмәде.
Хезмәтен олылап бирелгән Мактау кәгазьләре бихисап аның. Ире дә Сабира апаның эшен аңлап, ярдәм итеп яшәде. Тик менә соңгы елларда гөрләп эшләп торган комплекслы кабул итү пунктларын кыскарттылар. Бездә генә түгел, район дәрәҗәсендә шулай булды. Авыл кешесе телевизор, суыткыч ише техниканы ремонтлыйсы булса, төзәтүче мастерскойларны юллап шәһәргә барырга мәҗбүр хәзер. Эш сөйгәнгә эш язган дигәндәй, Сабира апа да эшсез калмады. Соңгы елларда фермада бозаулар карады. Монда да эшен җиренә җиткергән, җиңе сызганулы, матур нәтиҗәләргә ирешкәне өчен хөрмәт иттеләр. Сабира апаның күңеле тулы изгелек.
— Дөньялар тыныч булсын да, һәр өйгә бәхет иңсен, бәхетле кешеләр арасында үзең дә бәхетле буласың, — дияргә ярата ул. Сабира апа белән һәрчак рәхәтләнеп аралашабыз, китаплар, газета-журналлар укырга да ярата ул. Барлык кешеләргә дә яхшылык кына, ил- көнгә тынычлык теләп биш вакыт намазын калдырмыйча яшәгән Сабира апа сентябрь аенда олуг юбилеен билгеләп үтә. Шушы форсаттан файдаланып, аны бу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аның янында изге күңелле кешеләр генә булсын, һәр туасы таң аңа шатлык-куанычлар гына алып килсен, балаларының, оныкларының рәхәтен, рәхмәтен күреп, сау-сәламәт яшәргә язсын.
Флүзә Сәлимова, Боерган авылының башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе
Нет комментариев