Россиядә студент кызларга йөклелек буенча пособие 96 мең сумга җиткән
җәмгыять

Россиядә студент кызларга йөклелек буенча пособие 96 мең сумга җиткән

Россиядә югары уку йортларында белем алучы 15,6 мең студент кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алган.

2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча көндезге бүлектә укучы студент кызларга бирелә торган пособие күләме элеккеге белән чагыштырганда дүрт тапкырдан да күбрәккә арткан. Хәзер аның уртача күләме якынча 96 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте.

Элегрәк пособие студентның уртача стипендиясе нигезендә исәпләнгән. Хәзер исә түләү күләме студент кыз яшәгән төбәктә хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумына бәйле.

Пособиегә көндезге бүлектә белем алучы студент кызлар һәм аспирантлар хокуклы. Түләү бюджетта яки түләүле нигездә укуга карамастан бирелә.


Нет комментариев