Кичә, 14 сентябрьдә Татарстан юл тармагында озак еллар эшләгән «Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов вафат булды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Данилов хезмәт юлын 2000 елда «Татавтодор» системасында башлаган. 2011–2013 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән, ә 2013 елдан «Главтатдортранс»ны җитәкләгән.
Ул юл тармагындагы күпьеллык хезмәте өчен «Татарстанның атказанган төзүчесе» һәм «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исемнәренә, шулай ук башка дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булган.
Нет комментариев