Камил Нәҗмиев үзара салым акчаларына контрольне көчәйтергә кушты
җәмгыять

Камил Нәҗмиев үзара салым акчаларына контрольне көчәйтергә кушты

Тукай районын төзекләндерүдә гражданнарның үзара салым программасы иң нәтиҗәле инструментларның берсе булып кала. Быел җыелган акчаның гомуми суммасы, республикадан софинанслауны исәпкә алып, 94 миллион сумнан арткан. Моның 18 миллион сумнан артыгы — җирле халыкның турыдан-туры керткән өлеше. Программаның төп өстенлеге ярдәм механизмында: гражданнар җыйган һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт региональ сум бүлеп бирелә.

Төп темасы — үзара салым акчаларын нәтиҗәле файдалану.
Төп темасы — үзара салым акчаларын нәтиҗәле файдалану.

Шулай да зур күләмле инвестицияләр катгый контроль таләп итә. Район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә төп тема – төзелеш темплары һәм эш сыйфаты арасындагы баланс булды.

Киңәшмәдә катнашучыларның аерым игътибарын район «Капиталь төзелеш хезмәте» директоры Фәнис Сәетгәрәевның доклады җәлеп итте, ул төзелә торган объектларга чыгып, махсус тикшерүләр уздыруы турында да сөйләде. Әлеге мәсьәләгә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев та кушылды. Ул Суровка авылында башкарылган юл төзелеше нәтиҗәләренә игътибарны юнәлтте. Биредә, Юность урамында, подрядчы оешма 88 метр озынлыктагы яңа юл җәйгән, әмма бу кыска гына яңартылган участокның сыйфаты район җитәкчелегендә җитди тәнкыйть тудырды.

Район башлыгы сыйфатсыз эшкә карата үзенең принципиаль позициясен күрсәтте:

— Менә биредә сез нинди сыйфат икәнен күрәсез. Мондый эшкә акча салуның нинди мәгънәсе бар? Әгәр сыйфаты начар икән — кабул итмәгез! Бу бит республика һәм халыкның үз акчасы хисабына эшләнә! — дип кискен белдерде Камил Нәҗмиев.

Фикер алышу барышында район башлыгы профильле хезмәтләргә әлеге дефектлы юл участогын подрядчы оешмага яңадан эшләтергә боерды. Шулай ук халык акчасын контрольдә тотуны искә төшерде.

Үзара салым программасының төп өстенлеге шунда: гражданнар җыйган һәр бер сумга төбәк бюджетыннан тагын дүрт сум акча бүлеп бирелә. Бу акчалар беренче чираттагы бурычларны чишүгә — территорияләрне төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга һәм инженерлык челтәрләрен модернизацияләүгә юнәлтелә.

Быел район халкы 18 млн сум акча җыйган.
Быел район халкы 18 млн сум акча җыйган.

Халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә быел Әҗмәкәй авыл җирлегендә гаять зур күләмдәге эшләрне башкаруга ирешелгән. Шулай итеп, ремонт эшләре Әҗмәкәй авылындагы Бриллиантовая, Липовая һәм Н. Жиганов, шулай ук Яшьләр урамын, Яңа поселогындагы Үзәк һәм Добрый урамнарын үз эченә алды. Моннан тыш, Әҗмәкәй авылының Взаимопонимание урамына җәю өчен щебень сатып алынды. Яңа поселогындагы «Хәтер» бакчасында хәзерге вакытта исә җәяүлеләр тротуары ясала. Әйтергә кирәк яңа урам яктырткычлары Әҗмәкәй авылының җиде урамында һәм Яңа поселогының бер урамында да барлыкка килде.

Әлеге ике территориядә дә электр белән тәэмин итү буенча җитди эшләр башкарылды һәм өч комплектлы трансформатор подстанциясе урнаштырылды. Хәзерге вакытта Яңа Сарайлы авылы һәм Иске Гәрдәле авылы халкы да җирле юлларны ремонтлау һәм урамнарны яктырту проектларын бергәләп финанслауда гаять активлык күрсәтә.


Нет комментариев