Татарстанда сайлау көннәрендә БПЛА куркынычы янаган очракта эш итү тәртибе әзерләнгән
җәмгыять

Татарстанда сайлау көннәрендә БПЛА куркынычы янаган очракта эш итү тәртибе әзерләнгән

Татарстанда сайлау комиссияләре тавыш бирү көннәрендә пилотсыз очкычлар яки ракета һөҗүме куркынычы туган очракта эш итү алгоритмын өйрәнгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Әгәр сайлау вакытында БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы турында сигнал бирелсә, участокларның эше вакытлыча туктатылачак. Куркыныч сайлау участоклары ачылганчы ук килеп чыккан очракта, алар сигнал кире алынганнан соң гына эшли башлаячак.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлау процессында катнашучыларның иминлеге төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә тиешле хезмәтләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү тәртибен алдан ук җентекләп әзерләгән.


Нет комментариев