Татарстанда җәнлекләргә ау сезоны башланды
җәмгыять

Татарстанда җәнлекләргә ау сезоны башланды

Татарстанда соры куян, төлке, корсак һәм пошига ау сезоны ачылды.

Татарстанда 15 сентябрьдән соры куян, төлке, корсак һәм пошига ау сезоны башланды. Бу хакта ТР Табигый ресурслар дәүләт комитеты хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Куян, төлке һәм корсакны 2027 елның 28 февраленә кадәр аулау рөхсәт ителә. Пошига ау исә 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Белгечләр аучыларга билгеләнгән ау кагыйдәләрен, хайваннарны аулап алу нормаларын һәм корал белән эш иткәндә иминлек таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә.

 


Нет комментариев