Россиянең өлкән сыйныф укучылары ясалма интеллект технологияләрен өйрәнү өчен яңа уку әсбабы алачак.
10–11 сыйныфларга исәпләнгән дәреслекне әзерләү эшләре бара, ә мәктәп укытучылары аны бушлай куллана алачак. Бу турыда мәгариф министры Сергей Кравцов «Иннополисның цифрлы көннәре» чарасында белдерде.
Министр аңлатканча, 5–9 сыйныфлар өчен ясалма интеллектка багышланган уку әсбабы инде әзерләнгән. Хәзер шундый ук материалны өлкән сыйныф укучылары өчен булдыруга игътибар бирелә.
Укытучыларга да ярдәм күрсәтелә: педагоглар өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен дәресләрдә куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерләнгән. Моннан тыш, илнең мәгариф системасында укытучыларны әлеге технологияләр белән эшләргә өйрәтү дәвам итә.
Нет комментариев