Иштәрәк авылы мәдәният хезмәткәрләре   «Апуш» студиясенең спектаклен карады
Мәдәният

Иштәрәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Апуш» студиясенең спектаклен карады

Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында Иштәрәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен очрашу узды. Әлеге визит танышу гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри үсеш мәйданчыгына әверелде.

Кунаклар игътибарына «Апуш» балалар студиясенең Р. Гарипова һәм И. Хафизов әсәре буенча куелган «Сарымсак» спектакле тәкъдим ителде. Яшь артистлар үзләренең чыгышы белән милли колорит тирәнлеген һәм сәнгать көчен нәтиҗәле күрсәтә алдылар.

"Безгә бу очрашу бик ошады. Үзебезнең авыл балалары белән спектакль әзерләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк, нәрсә өстендә эшләргә - шуларны белеп кайттык", - дип уртаклашалар безнең белән очрашуда булып кайткан Иштирәк авылы үзешчәннәре.


Нет комментариев