Гомернең 35 елы авыл хуҗалыгында үткән
– Авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, аларның игенле, икмәкле булуында, – ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, 35 ел зоотехник булып эшләгән Габделбәр ага Сафин.
Иректаң авылында яшәүче Габделбәр Гата улы күптән түгел 83 яшен билгеләп үткән.
– Әти-әнием колхозда эшләделәр. Без балалары да колхозны якын иттек. Мин үсә төшкәч, әти-әнием кебек үк, тормышымны авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән бәйләргә булдым, – дип сөйли үзе турында Габделбар ага.
Максатына ирешү өчен ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Белем алгач, колхозга бригадир булып урнаша, фермада да бераз эшләп ала. 1965 елдан Минзәлә районының «Алга» колхозында (хәзерге Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта) зоотехник булып эшли башлый. Биредә Габделбәр Гата улы 1995 елга кадәр хезмәт куя.
– Эшемне бик яраттым. Әле хәзер дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Эшләгән дәвердә колхозга чит җирләрдән нәселле маллар алып кайта идек. Мәскәүдән 130 баш холмогор тана алып кайткан хәтердә. Савым сыерларның токымын үзгәрткәч, сөт саву күләме күпкә артты, – дип сүзен дәвам итә Габделбәр ага. – Финляндиягә барып алып кайткан токымлы таналар да колхозның терлекчелек тармагын алга җибәрде, – дип сөйли ул.
Шулай ук ул вакытта «Алга» колхозында республикада икәү генә булган куян фермасы төзелә. Лаеклы ялга чыкканга кадәр терлекчелектә эшли Габделбәр Сафин.
– Иске Абдулга эшкә 6 чакрым барасы, наряд иртәнге биштә башлана. Ат белән анда шул вакытка барып җитәргә кирәк. Ә ат бит ул бензин салып чаба торган машина түгел. Ашатырга да кирәк аны, җигәргә дә кирәк. Юллары да юк бит әле аның, я буран, я яңгыр... Шулай эшләп йөрдек без, – дип сүзен дәвам итә Габделбар ага.
Икмәк иккән еллары да хәтерендә яхшы сакланган аның.
– Икмәк алуның планы бар иде. Ашлыкны беренче булып җыеп кына бетерәсең, әйдә, тагын мең центнер тапшыр дип, өстәмә бурыч куялар. Ә ул центнер – калдырган запас: я малларга фуражга, я орлыкка дип аерып куелган була. Бирмим дип тарткалаша башласаң, партиягә каршы чыгасың диләр. Шуның өчен эләгә иде дә. Аннары кыш буе терлекләргә дип тегеннән бер машина, моннан бер машина икмәк ташый идек. Менә шундый авыр вакытлар да булды эшләгән чакта, – дип искә ала ул чакларны Габделбәр ага.
Әле лаеклы ялга чыккач та, колхоз рәисе Зөфәр Мифтахов соравы буенча, Габделбар ага биш ел буе бригадир булып эшли.
Әле хәзер дә ул иртән комбайннарның тезелеп басуга юл алганын күзәтеп кала. Бераз соңласалар борчыла башлый.
Габделбар ага үзен бик бәхетле кеше дип саный.
– Теләгән максатларыма ирештем – гомерем авыл хуҗалыгында үтте. Җитәкчеләр әйбәт булды, эшләгән кешене күрә белделәр. Хәзер дә ярдәм сорап барганда кире какмыйлар, мин аларга бик рәхмәтле, – ди ул.
– Моннан мең ел элек бер карт зарлана икән, без үлсәк, дөнья бетәр инде ул дип. Бетмәде бит! Яшьләр бик акыллы, белемле алар. Тырышып эшлиләр, барысын да булдыралар. Техника да яңарып тора, эшләр өчен мөмкинлекләр бар, шартлар да тудырылган. Эшләргә генә кирәк. Бары тик хезмәтнең тәмен табып, нәтиҗәсен күреп яшәсәләр иде, – дип теләп калды Габделбар абый безне озатканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев