Айсылу Ишалина «Татар кызы – 2026» бәйгесендә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады
җәмгыять

Айсылу Ишалина «Татар кызы – 2026» бәйгесендә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады

Төрекмәнстанның «Аваза» милли туристик зонасында узган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең грандиоз финалында Яңа Бүләк мәдәният йортының иң актив катнашучысы Айсылу Ишалина уңышлы чыгыш ясады. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 13 иң сәләтле кыз арасында ул үзенең тыйнаклыгы, гүзәллеге һәм тирән милли җанлылыгы белән аерылып торды.

Айсылу Ишалина «Татар кызы – 2026» бәйгесендә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады

Конкурс шартлары буенча, кызлар үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен, милли йолаларны, тарихны өйрәнүләрен, нәфис сүз һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кызу көрәш нәтиҗәсендә «Татар кызы – 2026» дигән югары исемгә һәм Төрекмәнстан башлыгы исеменнән бирелә торган төп бүләккә — автомобильгә Үзбәкстан вәкиле Әминә Мәхмүдова лаек булды. Халыкара дәрәҗәдәге олы сынауда сынатмыйча, үзенең бар талантын һәм тырышлыгын күрсәткән Айсылу Ишалина белән клуб коллективы һәм бөтен авылдашлары чиксез горурлана.

Айсылу үзенең тыйнаклыгы, гүзәллеге һәм тирән милли җанлылыгы белән аерылып торды.

"Мәдәни чараларның үзәгендә булган милли җанлы кызыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Шулай ук Айсылуны үрнәк алырлык тәрбияле һәм зыялы итеп үстергән өчен аның әти-әнисенә зур рәхмәт", - дип хәбәр итә безгә Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова.


Нет комментариев